2016 елның 1 ноябрендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия делегациясе составында бер көнлек эш сәфәре белән Кытай Халык Республикасына (Шанхай шәһәре) килде. Татарстан Республикасы Президентын озатып йөрүче делегация составында ТР Премьер-министры урынбасары – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов, Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Радик Гыйматдинов, Татарстан Республикасы инвестицион үсеш Агентлыгы, «Татнефть» ГАҖ, «АК БАРС» БАНК ГАҖ, «Ак Барс» Холдинг компаниясе» ААҖ җитәкчелеге һәм башкалар.
Эш сәфәренең төп максаты – 18 нче СIIF-2016 Шанхай халыкара сәнәгый ярминкәсендә булу. 2016 елда 18 елда беренче тапкыр СIIF-2016 Шанхай халыкара сәнәгый ярминкәсенең ил-партнеры барлыкка килде – бу статус Россия Федерациясенә бирелде. Россия делегациясен “СIIF-2016” Россия Федерациясе сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуров җитәкли. Россия делегациясе составына федераль һәм региональ хакимият органнары һәм предприятие җитәкчеләре керде.
Ярминкәне ачу тантанасы 2016 елның 1 ноябрендә Шанхай шәһәренең конгресс-үзәгендә һәм Милли күргәзмә территориясендә узды. Рөстәм Миңнеханов һәм аны озатып йөрүче делегация әгъзалары СIIF-2016 Шанхай халыкара сәнәгый ярминкәсе эше, күргәзмәдә катнашучы Россия һәм чит ил экспозицияләре белән таныштылар. Быел ярминкәдә Мәскәү шәһәре Хөкүмәте, "Саклык банкы" ГАҖ экспозицияләре, Toshiba, TRUMPF, Huawei, Goldwind, CheryAutomobile, Shaanxi, Mitsubishi, Renault, Amada, Salvagnini, BoschRexroth, Omron, Intel, Hitachi, Eaton, Volvo, Porsche, Michelin, FANUC, Panasonic, Yamaha һәм башка сәнәгый лидер экспозицияләре тәкъдим ителгән иде.
Күргәзмәдә Татарстан Республикасы "КАМАЗ" ГАҖ, «Казан вертолет заводы» ГАҖ, «Ак Барс» Холдинг компаниясе» ААҖ, "Алабуга" МИЗ, "Иннополис" МИЗ стендларында һәм башкаларда тәкъдим ителә.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов башлыгындагы Татарстан делегациясе вәкилләре инновацияләр һәм яңа технологияләр индустриясен үстерү форумын ачу тантанасында катнаштылар. Форумда катнашучылар һәм кунакларга сәламләү сүзе белән Россия Федерациясе сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуров мөрәҗәгать итте. Форумның төп чараларының берсе - сәнәгать өлкәсендә хезмәттәшлек итү буенча Россия һәм Кытай хөкүмәтара ярдәмче комиссиясе, Россия ягын Денис Мантуров җитәкләячәк. Рөстәм Миңнеханов ярдәмче комиссия эшендә катнашачак.
(ТР Президенты Матбугат хезмәте материаллары буенча)
Мәгълүмат өчен:
"CIIF" Шанхай халыкара сәнәгать һәм инновацияләр ярминкәсе 2016 елның 1-5 ноябрь көннәрендә Милли күргәзмәләр һәм Шанхай конференц- үзәгендә узачак.
"CIIF" Шанхай халыкара сәнәгать һәм инновацияләр ярминкәсе – дөньяда зурлыгы буенча икенче индустриаль күргәзмә- дәүләтара икътисади һәм сәүдә элемтәләрне үстерүгә дип чакырылган Кытайның иң эре күргәзмә платформасы.
Күргәзмәнең тармак өстенлекләре: металл эшкәртү станоклары, индустриаль автоматлаштыру, әйләнә-тирәлекне саклау өчен технологияләр һәм җиһазлар, энергетика, авиакосмик индустрия, яңа энергия чыганакларында автомобильләр, робототехника, фәнни һәм технологик инновацияләр, мәгълүмати һәм коммуникацион технологияләр.
Россиянең катнашуын оештыручы: Россия Федерациясе сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы