ЯҢАЛЫКЛАР


1
ноябрь, 2016 ел
сишәмбе

2016 елның 1 ноябрендә Казанда “Корстон” сәүдә-күңел ачу комплексында Бөекбритания Берләшкән Корольлеге һәм Төньяк Ирландия делегациясе катнашында бизнес-форум узды.

Форумда катнашучылар алдында Татарстан Республикасының сәнәгый потенциалын ТР сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Илдар Мингалиев тәкъдир итте. Ул, Татарстанның икътисади нигезен сәнәгать җитештерүе тәшкил итә, диде. Социаль-икътисади үсешенең төп күрсәткечләре буенча Татарстан Россиянең лидер төбәкләре унлыгына керә. Россия Федерациясе икътисадында Татарстан сәнәгый җитештерү һәм инвестицияләр җәлеп итү буенча 5 урынны, авыл хуҗалыгы буенча 2 урынны алып тора. 


31
октябрь, 2016 ел
дүшәмбе

2016 елның 31 октябрендә Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков Казанда Кытай Халык Республикасының Генераль консулы вазыйфаларын башкаручы  Чэн Вэйем белән очрашу барышында Татарстан Республикасы җитәкчелеге Кытай Халык Республикасы (КХР) Казанда Кытай консуллыгын ачу турындагы карарын сәламли. Бу КХР җитәкчелегенең Татарстан Республикасы белән үзара хезмәттәшлегенә зур игътибар бирүен дәлилли, диде Илдар Халиков. Ул ассызыклаганча, Кытай Халык Республикасы һәм Татарстан Республикасы арасында икътисади һәм сәяси элемтәләр саны соңгы елларда сизелерлек арткан.

 

Безнең үзара файдалы хезмәттәшлек Россия Федерациясе һәм Кытай Халык Республикасы җитәкчелеге арасында булган мөнәсәбәтләр яктылыгында аеруча мөһим, - дип Илдар Халиков Чэн Вэйю әфәндегә мөрәҗәгать итте һәм соңгы вакытта шактый уртак проектлар гамәлгә ашырылуын билгеләп үтте. Бу Татарстанда "Хайер" заводы ачылу (Яр Чаллыда көнкүреш техникасын җитештерү) һәм Кытай милли химик-инжиниринг компаниясе катнашында "Аммоний" заводы төзелеше (Менделеевскида карбамид, аммиак җитештерү).


29
октябрь, 2016 ел
шимбә

2016 елның 29 октябрендә Composite Battle World Cup Kazan-2016 композитлар буенча Беренче дөнья Чемпионатын ябу һәм халыкара ярышларда җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узды.      

Тантаналы чарада ТР Премьер-министры урынбасары  – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы икътисад, инвестиция һәм эшмәкәрлек буенча комитет рәисе Рафис Борһанов, КНИТУ-КАИ ректоры Алберт Гыйлметдинов, Бауман исемендәге МДТУ “Яңа материаллар, композитлар һәм нанотехнологияләр” Инжиниринг фәнни-мәгариф үзәге диреторы Владимир Нелюб, Composite Battle World Cup Kazan-2016 экспертлары һәм катнашучылар, РФ һәм ТР сәнәгый предприятие һәм уку йортлары  вәкилләре, массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре катнашты.       


28
октябрь, 2016 ел
җомга

2016 елның 27 октябрендә ТР Премьер-министры урынбасары – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов рәислегендә сыйфат өчен Татарстан Республикасы Хөкүмәте премияләрен бирү Советы утырышы узды.

 

ТР сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы җитәкчесе Алберт Кәримов ассызыклаганча, бу премия ел саен бәйге нигезендә продукция һәм хезмәт күрсәтү сыйфаты өлкәсендә, сыйфат белән идарә итүнең югары нәтиҗәле ысулларын гамәлгә кертүдә нәтиҗәле казанышларга ирешкән предприятиеләргә һәм оешмаларга тапшырыла.

 

Алберт Кәримов бәйгедә катнашу өчен 2016 елда Россия регионнарын кертеп 69 оешма катнашырга теләк белдерүен әйтте. Казан, Яр Чаллы, Әлмәт, Лениногорск, Тукай районы предприятиеләре һәм оешмалары аеруча активлык күрсәткән. 


27
октябрь, 2016 ел
пәнҗешәмбе

2016 елның 27 октябрендә ТР Премьер-министры урынбасары – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын башкаручы Илдар Халиковның “Schneider Electric” компаниясе делегациясе белән очрашуында катнашты.

 

 Илдар Халиков билгеләгәнчә, Татарстан Республикасы һәм “Schneider Electric” компаниясе хезмәттәшлеге берничә елдан бирле дәвам итә. Компаниянең Казанда үз офисы бар. “Казань Электрощит”, “Татэк” кебек җирле партнерлар белән берлектә түбән вольтлы җиһазлар җитештерү үстерелә. Татарстан территориясендә “Schneider Electric” берничә эре проектта, аерым алганда, Казан вертолет заводының җитештерү куәтләрен үзгәртеп кору эшләрендә катнаша.

Мәгариф өлкәсендә дә үзара мөнәсәбәтләр актив үсә. Казан дәүләт энергетика университеты, илнең әйдәп баручы югары уку йортларының берсе буларак, Татарстан Республикасында “Шнейдер Электрик” компаниясенең төп университет-партнеры булып тора.

Россия һәм БДБ илләрендә "Schneider Electric" АҖ президенты Йохан Вандерплаетсе ассызыклаганча, компания хезмәттәшлекне үстерү өчен Татарстанны Россиянең әһәмиятле төбәге буларак күзаллый. Ул хәбәр иткәнчә, "Schneider Electric" илнең 20дән артык әйдәп баручы югары уку йортлары белән хезмәттәшлек итә һәм алар арасында аерым урынны Казан дәүләт энергетика университеты били.

2016 елның 27 октябрендә ТР Премьер-министры урынбасары – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов DoorHan  компаниясе җитәкчелеге белән очрашты (хәрәкәтчән койма конструкцияләре җитештерүче).

 

Очрашуда Лаеш муниципаль районы Башлыгы Михаил Афанасьев, "DoorHan" Дәүләт Корпорациясе генераль директоры Александр Ханин, ТР сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы хезмәткәрләре, DoorHan компаниясе вәкилләре катнашты.

 

DoorHan компанияләре төркеме – хәрәкәтчән койма конструкцияләре җитештерү холдингы, модульле конструкцияләр, төяп-бушату җиһазлары, барлык төр капкалар, роллетлар өчен комплектлаучыларының тулы ассортиментын җитештерүдә специальләшә.                                           DoorHan продукциясе җитештерелгән заводлар Россия, Чехия һәм Кытайда урнашкан. Татарстан Республикасында DoorHan компаниясе заводы Лаеш районында урнашкан.


26
октябрь, 2016 ел
чәршәмбе

2016 елның 26 октябрендә Казанда композицион материаллар буенча Composite Battle World Cup Kazan-2016 Беренче дөнья Чемпионатының федераль этабын  тантаналы ачу узды.

Тантаналы чарада ТР Премьер-министры урынбасары – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов, Н.Э.Бауман исемендәге МДТУ "Яңа материаллар, композитлар һәм нанотехнологияләр" ХМҮ директоры Владимир Нелюб, КНИТУ-КАИ ректоры Алберт Гыйльметдинов, Composite Battle World Cup Kazan-2016 катнашучылар һәм жюри әгъзалары, массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре катнашты.

Композицион материаллар буенча дөнья Чемпионатында катнашучыларга һәм оештыручыларга мөрәҗәгать итеп, ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов бу вакыйга Татарстан статусын инновацион, югары технологияле сәнәгать тармаклары үсешенә максат куйган регион буларак ассызыклый, дип билгеләп үтте. Алберт Кәримов сүзләренчә, чемпионатның төп максаты-композитлар өлкәсендә яшь белгечләр һәм студентлар арасында инженер һәм эшче һөнәрләрне популярлаштыру. "Composite Battle" төп бурычларының берсе - Казанда WorldSkills Дөнья беренчелеге узганда 2019 елга WorldSkills-2019 дөнья Чемпионатына композит компетенциясен кертү булып тора.

2016 елның 26 октябрендә ТР Премьер-министры урынбасары – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов «Данафлекс» компанияләре төркеменең җитәкчелеген һәм хезмәт коллективын компания оешуга 15 ел тулу уңаеннан котлады.

Тантаналы чарада катнашучыларга мөрәҗәгать итеп, ТР сәнәгать һәм сәүдә министры "Данафлекс" компаниясе төркеме - Европада иң эре җитештерүчеләрнең берсе, компания югары технологияле тасма һәм  сыгылмалы тартмалар җитештерүнең тулы циклын башкара, дип ассызыклады. Бүген Россия  базарында компаниянең өлеше 11 % артык тәшкил итә.

Ул билгеләп үткәнчә, компания эре җәмәгать трансмилли компанияләр белән нәтиҗәле эшли: PepsiCo, Nestle, The Kraft Heinz Company, Mars, Unilever, Dirol, Wregley, Hochland һәм башкалар.

2016 елның 26 октябрендә ТР Премьер-министры урынбасары – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов "КЭР-холдинг" ИК" ҖЧҖ булды.

 

Компания җитәкчелеге белән очрашу барышында Алберт Кәримов предприятие эшчәнлегенең перспектив юнәлешләре һәм проектларны гамәлгә ашыру мәсьәләләре хакында фикер алышты. Ул шулай ук, компаниянең җитештерү мәйданчыклары белән танышты.

 

"КЭР-Холдинг" Идарәче Компаниясе" ҖЧҖ  - энергетика, нефтехимия, нефть-газ тармагында, нефть эшкәртү һәм сәнәгать предприятиеләрендә проектларны гамәлгә ашыру белән шөгыльләнүче инжиниринг компаниясе.  


25
октябрь, 2016 ел
сишәмбе

2016 елның 25 октябрендә ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов башлыгында ТР делегациясенең Беларусь һәм Германиядә узган эш сәфәре нәтиҗәләре хакында сүз барды.

ТР Премьер-министры урынбасары – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов билгеләгәнчә, 2016 елның 17-18 октябрендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә Татарстан Республикасы делегациясе Белоруссия Республикасында булды.

Алберт Кәримов хәбәр иткәнчә, 17 октябрьдә нефть-газ химиясе продукциясе белән тәэмин итү буенча Белоруссия -Татарстан эшче төркем утырышы узды. Анда ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, “Татнефть” ГАҖ, “Түбәнкаманефтехим” ГАҖ, “Кварт” АҖ һәм “Белнефтехим” концерны вәкилләре катнашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International