ЯҢАЛЫКЛАР


2
декабрь, 2016 ел
җомга

2016 елның 2 декабрендә РФ Саклык банкының Корпоратив университетында  "Менеджментның заманча технологияләре һәм аларны дәүләт идарәсе реформасында куллану" темасына белем бирү семинары башланып китте.

Семинар Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсе буенча Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте органнары җитәкчеләре, ТР муниципаль берәмлек башлыклары һәм башка җитәкче хезмәткәрләр өчен оештырылды.

Семинарны ачып Рөстәм Миңнеханов хәзерге заман шартларында түрәләрне укытуның мөһимлеген ассызыклады. Аның сүзләренчә, РФ Саклык банкының Корпоратив университетында уку - яңа белем алуның югары дәрәҗәсен тәэмин итә, шулай ук, уку процессы үзенә тирәнтен җәлеп итүен әйтеп үтте.

«Ел Экспортеры – 2015» Бөтенроссия конкурсы нәтиҗәләре буенча Татарстан  Республикасы «Россия Федерациясе субъектлары арасында экспорт Лидеры» номинациясендә җиңүче булды.

«Ел Экспортеры – 2015» премиясен алу конкурсы Россия сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы Россия экспорт үзәге (РЭЦ) белән берлектә уздырды. Катнашучыларны сайлап алуның төп критериесы 2015 елда чимал булмаган экспортны үстерү булды. Конкурс чимал булмаган җитештерү секторында эшләүче иң уңышлы оешмаларны билгеләде. 2016 елның 30 ноябрендә Мәскәүдә «Ел Экспортеры – 2015» премиясе җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы булды. 


1
декабрь, 2016 ел
пәнҗешәмбе

2016 елның 1 декабрендә Татарстан Республикасы Премьер-министр урынбасары - Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт  Кәримов рәислегендә Казанда 2017 елның февраль ае башында узачак "Яшь профессионаллар" (WorldSkills Russia) Региональ чемпионатына Татарстан вәкилләрен әзерләү мәсьәләләренә караган киңәшмә үтте.

ТР сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы җитәкчесе WorldSkills стандартлары буенча үткәрелә торган "Яшь профессионаллар" Региональ чемпионатының мөһимлеген билгеләп үтте. Ул республика сәнәгатенең кадрлар потенциалы һәм кеше капиталы үсеше өчен чемпионатның зур әһәмияткә ия булуын ассызыклады. 

2016 елның 1 декабрендә Татарстан Республикасы Премьер-министр урынбасары - Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт  Кәримов республика икътисадының конкурентсәләтлелеген күтәрү нигезе буларак предприятиеләрне инновацияле үстерүнең актуаль сорауларына кагылышлы киңәшмә үткәрде.

Киңәшмәдә Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, ТР икътисад министрлыгы, Татарстан Республикасы предприятиеләре һәм сәнәгатьчеләре Ассоциациясе җитәкчелеге вәкилләре катнашты. 

2016 елның 1 декабрендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Мәскәүгә эш сәфәре кысаларында "Кызыл & Ак" компаниясе җитәкчелеге белән эшлекле очрашу үткәрде. Очрашу кысаларында яклар үзара  хезмәттәшлек перспективалары турында фикер алыштылар, РФ төбәкләрендә челтәре "Кызыл & Ак" челтәре кибетләрендә Татарстан алкоголь продукциясен сатуны гамәлгә ашыру мөмкинлекләрен карадылар.

Бүгенге көндә "Кызыл & Ак" компаниясе Россия алкомаркет челтәрләренең иң эресе булып тора, аның карамагында якынча 3,8 мең кибет бар. Узган ел "Кызыл & Ак" компаниясе Россиянең зур тизлек белән үсүче компанияләре рейтингында җиденче урынны яулады.

 

(ТР Президенты Матбугат хезмәте материаллары буенча)  


30
ноябрь, 2016 ел
чәршәмбе

2016 елның 30 ноябрендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов башлыгында Татарстан Республикасы делегациясенең Францияга эш визиты кысаларында "Франция-Татарстан" Эшлекле форумы узды.

Форум эшендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Премьер-министры урынбасары- ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов, MEDEF International Вице-Президенты Ив-Тибо де Сильги әфәнде, Татарстан һәм Франция эшлекле даирәләре вәкилләре катнашты.

Татарстан Республикасы сәүдә-икътисади һәм сәнәгый потенциалы презентациясе белән ТР Премьер-министры урынбасары- ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов чыгыш ясады. Татарстан - Россиянең икътисади үсеш алган регионнарының берсе, куәтле сәнәгый җитештерүгә ия булган, уңайлы инвестицион климатлы, югары фәнни потенциалы булган төбәк, дип билгеләде ул. 

2016 елның 30 ноябрендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов башлыгында ТР делегациясенең Францияга эш визиты кысаларында Парижда  «Франция-Татарстан» эшлекле форумы узды.

Форум эшендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Франция эшлекле даирәләре Ассоциациясе (MEDEF) вице-президенты Ив-Тибо де Сильги, ТР Премьер-министры урынбасары – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов, Татарстан Республикасы делегациясе һәм Франция эшлекле даирә вәкилләре катнашты.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Овернь-Рона-Альплар төбәге (Франция) бизнесы вәкилләрен Татарстанга чакырды. Визитны әзерләү буенча эшче төркем Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның Овернь-Рона-Альплар төбәгенең Региональ совет вице-президенты Филипп Менье белән очрашуы нәтиҗәләре буенча оештырылачак. Очрашу бу елның 30 ноябрендә Парижда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов башлыгында ТР делегациясенең Францияга эш визиты кысаларында узды.

 

2016 елның 29-30 ноябрь көннәрендә ТР Премьер-министры урынбасары – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов башлыгында ТР делегациясе составында эш визиты белән Франциядә.

29 ноябрьдә Татарстан Республикасы делегациясе Франциянең татар җәмгыяте вәкилләре белән очрашты. Франциядә Россия Федерациясе Илчелегенең концертлар залында Татарстан Республикасы сәнгать осталарының концерты узды.

Францияга эш визиты кысаларында 30 ноябрьдә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов башлыгындагы ТР делегациясе француз компанияләре вәкилләре һәм Франция эшлекле даирәләре Ассоциациясе җитәкчелеге белән очрашачак.


29
ноябрь, 2016 ел
сишәмбе

2016 елның 29 ноябрендә Казанда «Татарстан – Саксония» икътисади форумы узды. Форум Германия Федератив Республикасы Саксония делегациясенең Татарстанга визиты кысаларында оештырылды.

 

Форум эшендә  ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, Саксония Ирекле дәүләте (ГФР) Премьер-министры Станислав Тиллих, ТР Премьер-министры урынбасары – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов, Татарстан һәм Саксония дәүләт хакимияте органнары һәм бизнес вәкилләре катнашты.

 

Форум башланыр алдыннан ГФР кунакларына республиканың инвестицияләр кертү мәйданнарын күрсәттеләр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International