«Ел Экспортеры – 2015» Бөтенроссия конкурсы нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасы «Россия Федерациясе субъектлары арасында экспорт Лидеры» номинациясендә җиңүче булды.
«Ел Экспортеры – 2015» премиясен алу конкурсы Россия сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы Россия экспорт үзәге (РЭЦ) белән берлектә уздырды. Катнашучыларны сайлап алуның төп критериесы 2015 елда чимал булмаган экспортны үстерү булды. Конкурс чимал булмаган җитештерү секторында эшләүче иң уңышлы оешмаларны билгеләде. 2016 елның 30 ноябрендә Мәскәүдә «Ел Экспортеры – 2015» премиясе җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы булды.
«Ел Экспортеры – 2015» премиясе җиңүчеләреннән эре бизнес предприятиеләре арасында "КАМАЗ" елның экспортеры дип танылды, «Ел Экспортеры» номинациясендә "Соликамскбумпром" АҖ компаниясе беренче урынны яулады; "Аби Продакшн" ҖЧҖ глобаль экспортер дип танылды, экспортны финанслау өлкәсендә лидерлыкны "Промсвязьбанк", динамик рәвештә үсүче экспортер - "Монокристалл" ҖЧҖ, кече һәм урта эшмәкәрлек арасында динамик рәвештә үсүче экспортер "БиоФудЛаб" ҖЧҖ.
Искә төшерик, "Россиянең иң яхшы экспортеры" премиясе 1998 елда расланган иде. 2008 елдан бирле Премия Россия Федерациясе сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы эгидасы астында сәнәгать продукциясе экспортына ярдәм йөзеннән, илебез экспортына ярдәм итү, аны стимуллаштыруның механизмнарын булдыру мксатыннан үткәрелә.
2015 елда премиянең исеме һәм катнашучыларны сайлап алу критерийлары үзгәрде: «Ел Экспортеры» исеменә экспорт эшчәнлегенең төрле субъектлары лаек булды, шул исәптән, чимал булмаган экспортны үстерүче эре компанияләр – экспортерлар, кече һәм урта эшкуарлык экспортеры, кредит оешмалары, РФ субъектлары. Катнашучыларны сайлап алуның төп критерие -2015 елда чимал булмаган экспортны үстерү.
Мәгълүмат "Татар-информ" МА сайтында: http://www.tatar-inform.ru/news/2016/12/02/530384/; Россия экспорт үзәге сайтында: https://www.exportcenter.ru/news/nazvany-pobediteli-premii-eksporter-goda-2015/ урнаштырылган.