2016 елның 1 декабрендә Татарстан Республикасы Премьер-министр урынбасары - Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов республика икътисадының конкурентсәләтлелеген күтәрү нигезе буларак предприятиеләрне инновацияле үстерүнең актуаль сорауларына кагылышлы киңәшмә үткәрде.
Киңәшмәдә Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, ТР икътисад министрлыгы, Татарстан Республикасы предприятиеләре һәм сәнәгатьчеләре Ассоциациясе җитәкчелеге вәкилләре катнашты.