2016 елның 1 декабрендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Мәскәүгә эш сәфәре кысаларында "Кызыл & Ак" компаниясе җитәкчелеге белән эшлекле очрашу үткәрде. Очрашу кысаларында яклар үзара хезмәттәшлек перспективалары турында фикер алыштылар, РФ төбәкләрендә челтәре "Кызыл & Ак" челтәре кибетләрендә Татарстан алкоголь продукциясен сатуны гамәлгә ашыру мөмкинлекләрен карадылар.
Бүгенге көндә "Кызыл & Ак" компаниясе Россия алкомаркет челтәрләренең иң эресе булып тора, аның карамагында якынча 3,8 мең кибет бар. Узган ел "Кызыл & Ак" компаниясе Россиянең зур тизлек белән үсүче компанияләре рейтингында җиденче урынны яулады.
(ТР Президенты Матбугат хезмәте материаллары буенча)