Татарстан Президенты башлыгында Татарстан Республикасы делегациясенең Франциягә эш визиты

2016 елның 30 ноябре, чәршәмбе

2016 елның 29-30 ноябрь көннәрендә ТР Премьер-министры урынбасары – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов башлыгында ТР делегациясе составында эш визиты белән Франциядә.

29 ноябрьдә Татарстан Республикасы делегациясе Франциянең татар җәмгыяте вәкилләре белән очрашты. Франциядә Россия Федерациясе Илчелегенең концертлар залында Татарстан Республикасы сәнгать осталарының концерты узды.

Францияга эш визиты кысаларында 30 ноябрьдә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов башлыгындагы ТР делегациясе француз компанияләре вәкилләре һәм Франция эшлекле даирәләре Ассоциациясе җитәкчелеге белән очрашачак.

Татарстан Республикасы делегациясе “Франция-Татарстан” эшлекле форумында катнашачак. Форумда Татарстан Республикасының сәүдә-икътисади һәм сәнәгать потенциалы презентация белән ТР Премьер-министры урынбасары – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов чыгыш ясаячак.

Парижда сәфәр барышында ТР делегациясе "Шнайдер Электрик" компаниясенең күргәзмә үзәгендә булачак.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның ЮНЕСКО генераль директоры Ирина Бокова, Франция Сенаты Рәисе Жерар Ларше һ. б. белән очрашулары  көтелә.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International