2016 елның 30 ноябрендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов башлыгында ТР делегациясенең Францияга эш визиты кысаларында Парижда «Франция-Татарстан» эшлекле форумы узды.
Форум эшендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Франция эшлекле даирәләре Ассоциациясе (MEDEF) вице-президенты Ив-Тибо де Сильги, ТР Премьер-министры урынбасары – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов, Татарстан Республикасы делегациясе һәм Франция эшлекле даирә вәкилләре катнашты.
Сәламләү сүзе белән чыгышында Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасында француз бизнесына ярдәм күрсәтергә әзер булуын раслады. Ул Татарстанда француз компанияләренең уңай эш тәҗрибәсе барлыгын билгеләп үтте. Моннан тыш, Парижда Татарстанның Тулы Вәкаләтле Вәкилеге 20 елдан артык эшләп килә. Казанда Франциянең визалар үзәге ачылды, шулай ук, Казанда Франциянең мактаулы консулы эшли, Франциянең "Альянс - Франсез" мәдәни-агарту оешмасы актив эшчәнлеген алып бара.
Форум барышында презентация докладлары белән ТР Премьер-министры урынбасары – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов, ТР инвестиция үсеше Агентлыгы җитәкчелеге, ТР сәламәтлек саклау министрлыгы, "Иннополис" МИЗ башлыгы һ. б. чыгыш ясады.
Алберт Кәримов хәбәр иткәнчә, 2015 ел нәтиҗәләре буенча Татарстан һәм Франция арасындагы тышкы сәүдә әйләнеше 158 млн евро тәшкил иткән һәм үзара хәрәкәт итү күп тапкырлар арттырылырга мөмкин дигән ышаныч бар.
Форум кысаларында француз бизнесменнары чыгыш ясаучыларга Татарстан территориясендә җитештерүне локальләштерү, яңа производстволар ачу, предприятие үсешенә кагылышлы мәсьәләләр хакында сораулар бирделәр.
(ТР Президенты Матбугат хезмәте материаллары буенча)