Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте органнары җитәкчеләре өчен Саклык банкының Корпоратив университетында белем бирү семинары

2016 елның 2 декабре, җомга

2016 елның 2 декабрендә РФ Саклык банкының Корпоратив университетында  "Менеджментның заманча технологияләре һәм аларны дәүләт идарәсе реформасында куллану" темасына белем бирү семинары башланып китте.

Семинар Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсе буенча Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте органнары җитәкчеләре, ТР муниципаль берәмлек башлыклары һәм башка җитәкче хезмәткәрләр өчен оештырылды.

Семинарны ачып Рөстәм Миңнеханов хәзерге заман шартларында түрәләрне укытуның мөһимлеген ассызыклады. Аның сүзләренчә, РФ Саклык банкының Корпоратив университетында уку - яңа белем алуның югары дәрәҗәсен тәэмин итә, шулай ук, уку процессы үзенә тирәнтен җәлеп итүен әйтеп үтте.

Белем бирү семинары 2016 елның 2-4 декабрь көннәрендә РФ Саклык банкының Корпоратив университеты (Мәскәү өлкәсе) базасында уза.  Чараның төп максаты – регионның дәүләт хакимияте органнары җитәкчеләрен иң яхшы дөньякүләм һәм илнең идарә итү тәҗрибәсе белән таныштыру.

Уку кысаларында нәтиҗәле менеджментның яңа технологик трендлары һәм модельләре лекциясе белән РФ Саклык банкы Идарәсе рәисе Герман Греф чыгыш ясаячак. Моннан тыш, семинарда лекторлар сыйфатында чыгыш ясау өчен РФ Президенты каршындагы РАНХиГС дәүләт идарәсенең Югары мәктәбе һәм Югары икътисад мәктәбе вәкилләре чакырылган.

 (ТР Президенты Матбугат хезмәте материаллары буенча)

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International