2016 елның 1 декабрендә Татарстан Республикасы Премьер-министр урынбасары - Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов рәислегендә Казанда 2017 елның февраль ае башында узачак "Яшь профессионаллар" (WorldSkills Russia) Региональ чемпионатына Татарстан вәкилләрен әзерләү мәсьәләләренә караган киңәшмә үтте.
ТР сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы җитәкчесе WorldSkills стандартлары буенча үткәрелә торган "Яшь профессионаллар" Региональ чемпионатының мөһимлеген билгеләп үтте. Ул республика сәнәгатенең кадрлар потенциалы һәм кеше капиталы үсеше өчен чемпионатның зур әһәмияткә ия булуын ассызыклады.
Алберт Кәримов билгеләп үткәнчә, хәзерге вакытта ТР сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы тарафыннан республика сәнәгать предприятиеләре, әлеге тармакның уку йортлары һәм махсуслаштырылган компетенция үзәкләре белән берлектә берничә юнәлештә эш алып барыла. Алар арасында: ТР сәнәгать һәм сәүдә министрлыгына беркетелгән 18 компетенция буенча конкурсантларны әзерләү бара (бер табак металлны эшкәртү, сәнәгать робототехникасы, авиация техникасына хезмәт күрсәтү, мехатроника, электроника, ЧПУ станокларында фрезер һәм токар эшләре, эретеп-ябыштыру технологияләре һ. б); компетенцияләр буенча экспертларны әзерләү; WorldSkills стандартлары буенча тренировка процессларын үткәрү өчен көллият (техникум, югары уку йортлары) нигезендә махсуслаштырылган компетенция үзәкләрен җиһазлар һәм чыгым материаллар белән тәэмин итү; региональ чемпионат компетенцияләре буенча конкурс урыннарын җиһазландыруны оештыру.