Рөстәм Миңнеханов: "Татарстан алман компанияләре белән хезмәттәшлекне киңәйтүдә кызыксына"

2016 елның 29 ноябре, сишәмбе

2016 елның 29 ноябрендә Казанда «Татарстан – Саксония» икътисади форумы узды. Форум Германия Федератив Республикасы Саксония делегациясенең Татарстанга визиты кысаларында оештырылды.

 

Форум эшендә  ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, Саксония Ирекле дәүләте (ГФР) Премьер-министры Станислав Тиллих, ТР Премьер-министры урынбасары – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов, Татарстан һәм Саксония дәүләт хакимияте органнары һәм бизнес вәкилләре катнашты.

 

Форум башланыр алдыннан ГФР кунакларына республиканың инвестицияләр кертү мәйданнарын күрсәттеләр.

 

Форум ачылышында Рөстәм Миңнеханов Татарстан алман компанияләре белән хезмәттәшлекне киңәйтүдә кызыксыну белдерүен ассызыклады.

 

“Бүгенге очрашулар барышында эшлекле даирә вәкилләре алдынгы тәҗрибәләре белән уртаклашыр, булган мөмкинлекләр турында фикер алышыр, хезмәттәшлек өчен яңа юнәлешләр ачар, кече һәм урта бизнес өлкәсендә уртак проектлар турында килешерләр дип ышанабыз”, - дип билгеләде Татарстан Президенты. Ул шулай ук, тышкы сәяси вәзгыять катлаулы булуга карамастан, региональ дәрәҗәдә илләр арасында каршылыклар юк. Аннан соң, ул Германия кунакларын Конфедерацияләр кубогына ярышларда үз җыелма командаларына теләктәшлек итәргә чакырды. (Германия футболчыларының бер уены Казанда узачак).

 

Саксония Премьер-министры Станислав Тиллих үз чиратында, тышкы сәяси коньюктурага карамастан, кооперацияне тирәнәйтергә кирәклеген һәм диалогның дәвам ителүе кирәклеген билгеләде. Татарстан бизнесы Саксониядә күп санлы хезмәттәшләрен табыр дигән ышанычын белдерде ул.

 

ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов республиканың эре бизнесын тәкъдир итте: «Татнефть», «ТАИФ», «КАМАЗ», Казан вертолет заводы. Барлык предприятиеләр теге яки бу дәрәҗәдә алман технологияләре һәм алман продукциясе белән кызыксыналар. Министр Горький исемендәге Яшел Үзән заводының көч кулланып урнаштыру җайланмалары белән кызыксынуын билгеләп үтте.  

 

ТР Инвестицион үсеш Агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина республиканың сәнәгать һәм махсус икътисади зона мөмкинлекләре белән таныштырды, шулай ук, республикада инвесторларга күрсәтелә торган ярдәм турында сөйләде.

 

Татарстан һәм Германия хезмәттәшлегенең уңай мисаллары итеп ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов «КАМАЗ» компаниясенең «Даймлер АГ», ZF Friedrichshafen AG, Knorr Bremse алман компанияләре белән уртак эшләрен әйтеп үтте, BASF концернының "Химград" Технополисы территориясендә төзелеш химиясе чыгару буенча җитештерүен эшләтеп җибәрүен, “Алабуга” махсус икътисади зонасы территориясендә Preiss-Daimler AG компаниясенең “Татнефть" белән берлектә пыяла сүс җитештерүен мисал итеп китерде. "Казан моторлар төзү берләшмәсе" ААҖ һәм "Фойт Турбо ГмбХ" алман фирмасы хезмәттәшлеген билгеләде. Республикада «Сименс», «Бош», «SAP» һәм башка компанияләр уңышлы эшләп килүен әйтте. КНИТУ-КАИ каршында Германия-Россия яңа технологияләр институты эшчәнлеген билгеләде. Татарстанда Германиядән инвестицияләр белән барлыгы 80нән артык предприятие бар.

 

Мәгълүмат "Татар-информ" МА  сайтында урнаштырылган: http://www.tatar-inform.ru/news/2016/11/29/529904/

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International