Рөстәм Миңнеханов Овернь-Рона-Альп регионы бизнес ввәкилләрен Татарстанга чакырды

2016 елның 30 ноябре, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Овернь-Рона-Альплар төбәге (Франция) бизнесы вәкилләрен Татарстанга чакырды. Визитны әзерләү буенча эшче төркем Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның Овернь-Рона-Альплар төбәгенең Региональ совет вице-президенты Филипп Менье белән очрашуы нәтиҗәләре буенча оештырылачак. Очрашу бу елның 30 ноябрендә Парижда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов башлыгында ТР делегациясенең Францияга эш визиты кысаларында узды.

 

Рөстәм Миңнеханов белдергәнчә, соңгы вакытта Татарстан белән Франция арасында товар әйләнеше күләме кимеде, тик үсеш һәм хезмәттәшлекне ныгыту өчен мөмкинлекләр бар. Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, региональара дәрәҗәдә илләр хезмәттәшлеге сәясәтчеләр өчен ситуацияне нормальләштерүдә һәм икътисадны ныгытуда бер этәргеч булырга мөмкин. "Без Россия регионы буларак хезмәттәшлек итү өчен ачык, - диде Рөстәм Миңнеханов. Бүгенгә төп бурычыбыз - Европа Берлеге илләре белән мөнәсәбәтләрне киңәйтү". Татарстан Президенты кыскача регион икътисадының төп юнәлешләре турында сөйләде һәм француз коллегалар белән мәдәният, туризм, спорт өлкәләрендә хезмәттәшлекне үстерергә кирәклеген ассызыклады. Ул искәрткәнчә, бүген Казан - Мәскәү һәм Санкт-Петербургтан соң Россиядә туристларны җәлеп иткән өченче шәһәр. 

 

Овернь-Рона-Альплар регионы (Франция) бизнес делегациясенең Татарстанга булачак визитын Рөстәм Миңнеханов җәй көннәренә планлаштырырга киңәш итте. Франция кунаклары татарларның милли бәйрәмен – Сабантуйны күреп, мәдәни традицияларны һәм регионның үзенчәлеген бәяли алачаклар.

 

Филипп Менье, үз чиратында, хезмәттәшлекне мәгариф һәм фән, фәнни тикшеренүләр өлкәсендә үстерергә кирәклеген билгеләде. Ул шулай ук, Татарстан Республикасы һәм Овернь-Рона-Альплар регионы арасында хезмәттәшлекне билгеләүче документ кабул итәргә, мәсәлән, хезмәттәшлек итү нияте турында декларация кабул итәргә дигән тәкъдимен җиткерде.

 

Очрашу нәтиҗәләре буенча хезмәттәшлек итүнең юнәлешләрен билгеләүче, уртак проектларны гамәлгә ашыруда конкрет адымнар кылучы эшче төркем булдырырга дигән карар кабул ителде. Татарстан ягыннан эшче төркемгә  ТР Премьер-министры урынбасары – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов һәм Татарстан Республикасының Франциядәге Тулы Вәкаләтле Вәкиле Искәндәр Йосыпов керәчәк.

(ТР Президенты Матбугат хезмәте материаллары буенча)

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International