ЯҢАЛЫКЛАР


26
декабрь, 2016 ел
дүшәмбе

2016 елның 23 декабрендә ТР Премьер-министры урынбасары – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов ТР сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы җитәкчелеге һәм хезмәткәрләренә хезмәт казанышлары һәм намуслы хезмәтләре өчен Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары тапшырды.  


22
декабрь, 2016 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында Татарстан Республикасы медицина инструментлары һәм медицина техникасы җитештерүчеләре сәнәгать кластерының сәнәгать эшчәнлегендә катнашулары турында Килешүгә кул куелды. Килешүгә 18 предприятие кушылды.

Кластер медицина сәнәгате предприятиеләре арасында элемтәләрне активлаштыруга, импортны алыштыруда уртак проектларны гамәлгә ашыру һәм уртак проблемаларны чишүдә кооперациягә ярдәм итү өчен тудырылган. 


21
декабрь, 2016 ел
чәршәмбе

Хөрмәтле Татарстан Республикасының энергетика тармагы хезмәткәрләре һәм ветераннары!

Сезне һөнәри бәйрәмегез – Энергетиклар Көне белән ихлас күңелдән тәбрик итәм!

Республиканың энергетика комплексы Татарстанның социаль-икътисадый тотрыклылыгын тәэмин итүдә мөһим роль уйный. Республика сәнәгатенең конкурент сәләтлелеге, халыкның матди иминлеге энергетика тармагы эшенең  нәтиҗәлелегеннән тора.

Ел саен республиканың энергетика системасында сәгатенә 21 млрд. кВт электр һәм якынча 32 млн. Гкал җылылык энергиясе эшләп чыгарыла. Республиканың энергетика комплексы предприятиеләрендә 16 меңнән артык кеше хезмәт итә.

Бүген ТР Дәүләт Советы Рәисе Ф.Х.Мөхәммәтшин Татарстан Республикасы Президенты каршындагы ватандашлар эшләре буенча Координация Советы  утырышын уздырды. Утырышта шулай ук, Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры  урынбасары Денис Вәлиев катнашты.

Фәрит Мөхәммәтшин ассызыклаганча, ватандашлар белән эшне оештыру Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрлыгына йөкләнгән.   Ватандашлар эшләре буенча Координация советы составына Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Денис Вәлиев кертелде һәм Совет секретаре вазыйфасына билгеләнде.

Видео-конференц-элемтә режимында узган утырышта Россия Федерациясе төбәкләрендәге һәм чит илләрдәге Татарстан вәкилләре катнашты. 

Бүген "Казан ярминкәсе" КҮ территориясендә коммуникатив мәйданчык  форматында Республика Полимер көне уза.

Чара мәгълүмати яктырту һәм сәнәгый җитештерүне таныту, полимерлар эшкәртү шулай ук, югары өстәмә бәяле продуктлар җитештерүне стимуллаштыру, аларны эчке һәм тышкы базарларга этәрүгә юнәлдерелгән.

Чарада ТР Премьер-министры урынбасары – Тр сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов, Татарстан Республикасы территориясендә урнашкан Россия Федерациясенең полимер җитештерүчеләре һәм эшкәртүчеләре, “Түбән Кама нефтехим" ГАҖ, "Казаноргсинтез" ГАҖ, "Данафлекс" Дәүләт Корпорациясе, "Техстрой" ҖЧҖ, "СафПласт" ҖЧҖ, "Кама Аланы" Идарәче Компаниясе ҖЧҖ, "Кама полимер материаллар заводы" ҖЧҖ, "ТатХимПласт" ҖЧҖ, "Полиматиз" ЯАҖ, шулай ук, полимер химиясе өлкәсендә әйдәп баручы Татарстан галимнәре КНИТУ, КГАСУ һәм "РциХимТех" АҖ, "КНИТУ" Технопаркы, полимер эшкәртүче урта һәм кече предприятие вәкилләре, "Химград" Технополисы резидентлары, "Полигран" ПК ҖЧҖ, "Аксалют" ҖЧҖ, "ЛМР Пласт-Фимако" ҖЧҖ, "Синтез Сандра" ЯАҖ, "Луч" ҖЧҖ, “Рототек-Кама" ҖЧҖ, "Директория" ТПК ҖЧҖ, Россия Федерациясе сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы вәкилләре, "3М Россия" ЯАҖ, "Альтернатива" ЗПН ҖЧҖ, "Пластик" Сәүдә Йорты, Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасы, "Форд Соллерс Холдинг" ҖЧҖ, Креон Энерджи компанияләре төркеме һәм ХимОрбис һәм башкалар катнаша.


19
декабрь, 2016 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасы делегациясе бүген Кытай Халык Республикасына эшлекле сәфәре кысаларында Кытайның әйдәп баручы махсус икътисади зоналарының берсе - Тянцзинь икътисади һәм техник үсеш зонасында (TEDA) булды.

TEDA зонасы белән танышуның төп максаты – хезмәттәшлек перспективалары һәм уртак предприятие булдыру турында фикер алышу. 

Татарстан делегациясе составында ТР Инвестицион үсеш Агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина, ТР Президенты Аппаратының тышкы элемтәләр Департаменты директоры урынбасары Марат Гатин, ТР сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Денис Вәлиев һәм “Алабуга” МИЗ генераль директоры Тимур Шаһивәлиев бар.


16
декабрь, 2016 ел
җомга

Бүген "КАМАЗ" компаниясендә беренче тапкыр сакчыл җитештерү буенча I Халыкара олимпиада үткәрелде. Чара иртәдән процесслар Фабрикасында башланды һәм эш көне азагында гына тәмамланды.

Билгеләп үтик, 2015 елда Татарстанда “КАМАЗ” базасында Татарстан Республикасы, Удмуртия һәм Түбән Новгород өлкәсе югары уку йортлары магистрант һәм студентлары арасында сакчыл җитештерү буенча Бөтенроссия олимпиадасы уңышлы оештырылган иде. 

Олимпиада катнашучыларның югары әзерлекләрен, Россия югары уку йортларында Лин-технологияләргә укытуның уңышлы тәҗрибәсен күрсәтте һәм шул рәвешле, студентлар арасында сакчыл технологияләр практикасын илебез күләмендә генә түгел, чит илләрдә дә тарату кирәклеген билгеләде. 


15
декабрь, 2016 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Анкарада Төркия Республикасы Президенты Сараенда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Төркия Республикасы Президенты Рәҗәп Тайип Эрдоган очрашты.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Төркия Республикасы Президенты Рәҗәп Тайип Эрдоганга очрашу мөмкинлеге табуы өчен рәхмәтен һәм татарстанлылар исеменнән 10 декабрь көнне Стамбулда булган теракт сәбәпле төрек халкының кайгысын уртаклашуын белдерде.   

Россия-Төркия мөнәсәбәтләре кысаларында Татарстан һәм Төркия арасындагы хезмәттәшлекнең агымдагы торышы турында фикерләшү – безнең өчен зур хөрмәт. Без Төркия һәм тугандаш төрек халкы белән мөнәсәбәтләрнең югары дәрәҗәдә булуын тиешенчә бәялибез. Россия-Төркия мөнәсәбәтләренең катлаулы чоры булуына карамастан, ике дәүләт башлыгының вәзгыятьне яхшырту юлын табулары бик мөһим, диде Рөстәм Миңнеханов. 

Рөстәм Миңнеханов төрек халкының мега-проектларны тормышка ашырудагы уңышлары өчен сөенү һәм соклану сүзләрен белдерде: 3 нче күперне (Солтан Сәлим Явыз күперен) ачу; Евразия тоннеле төзелешен тәмамлау (5,4 км, шуның 3,3 км – Босфор күпере астыннан); Стамбулда 3нче аэропорт төзелеше һәм башка инфраструктур проектлар. Татарстан Оешкан сәнәгать зоналарын булдыруда Төркия тәҗрибәсен игътибар белән өйрәнә.          

Төркиягә эш визиты кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов “Хәят” холдингы Идарәсе рәисе (Hayat Holding) Әхмәт Яхъя Кыйгылы һәм холдингның Директорлар советы әгъзасы, «Кастамону Энтегрэ» компаниясенең вице-президенты Онур Гүвән белән очрашты.

Очрашу барышында «Алабуга» МИЗ территориясендә «Хәят» (Hayat Holding) холдингы компанияләренең бүгенге эш хәлләре торышы һәм аларны үстерү перспективалары турында сүз барды.

Рөстәм Миңнеханов Төркия бизнесы белән хезмәттәшлекне үстерүдә ярдәм күрсәтүче компания башлыкларына рәхмәтен белдерде. Ул хәбәр иткәнчә, хәзерге вакытта Татарстан Республикасында төрек инвестицияләре белән 10 завод эшли, шул исәптән, «Хәят» (Hayat Holding) холдингының 2 компаниясе: «Кастамону Интегрейтед Вуд Индастри» һәм «Хәят Кимья» «Алабуга» МИЗ резидентлары булып тора. Моннан тыш,  Яр Чаллы шәһәрендә «Кастамону Энтегре» компаниясе «Санрайз Сити» күп функцияле торак комплексын төзи.

Бүген Төркия икътисад министры Нихат Зейбекчи  һәм Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Анкарада Төркия-Татарстан эшлекле форумын ачтылар.

Татарстан делегациясе составыннан форумда ТР сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Денис Вәлиев, республиканың машина төзелеше, нефтегазохимия комплексы предприятие вәкилләре һәм башкалар катнашты.

Төркия Татарстанның сәүдә-икътисадый һәм инвестицион хезмәттәшлек өлкәсендә әйдәп баручы чит ил партнерларының берсе. Россиядәге Төркия инвестицияләренең биштән бер өлеше безнең республикага туры килә (10 млрд. доллардан 2 млрд доллар). Төркия икътисад министры Нихат Зейбекчи белән берлектә без инде 3 төрек заводы ачтык. Бүген исә Татарстанда 10 төрек заводы уңышлы эшли («Кастамону Энтегре» «Хаят Кимья», «Колуман», «Тирсан Кардан», «Шишеджам», «Джошкуноз», «Сарач Макина», «Дизайн групп», «Эфес»). Татарстан Төркия бизнесының республикабызда алга таба да үз проектларын тормышка ашыруын тели һәм моның өчен һәртөрле ярдәм итүгә әзер булуын күрсәтә. Татарстан Россиянең сәнәгый яктан үсеш алган һәм алдынгы инновацион регионнарының берсе. Ике ел рәттән республика инвестицион климат торышы Россия милли рейтингында лидерлыкта, дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International