Бүген ТР Дәүләт Советы Рәисе Ф.Х.Мөхәммәтшин Татарстан Республикасы Президенты каршындагы ватандашлар эшләре буенча Координация Советы утырышын уздырды. Утырышта шулай ук, Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Денис Вәлиев катнашты.
Фәрит Мөхәммәтшин ассызыклаганча, ватандашлар белән эшне оештыру Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрлыгына йөкләнгән. Ватандашлар эшләре буенча Координация советы составына Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Денис Вәлиев кертелде һәм Совет секретаре вазыйфасына билгеләнде.
Видео-конференц-элемтә режимында узган утырышта Россия Федерациясе төбәкләрендәге һәм чит илләрдәге Татарстан вәкилләре катнашты.
“2016-2018 елларда чит илләрдә яшәүче ватандашларның үз ирекләре белән Россия Федерациясенә күчеп кайтуларында ярдәм итү” ТР Дәүләт программасы өстендә эшләү турында доклад белән утырышта ТР Премьер-министры урынбасары Васыйл Шәйхразиев чыгыш ясады.
“Ватандашларга ярдәм итү өлкәсендә хисап чорында эш нәтиҗәләре һәм 2017 елга планнар турында” мәсьәләсе хакында фикер алышу кысаларында ТР Премьер-министры урынбасары – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов, ТР Премьер-министры урынбасары – ТР мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, ТР мәдәният министры Айрат Сибәгатуллин, Бөтендөнья татар Конгрессы Башкарма комитеты Рәисе Ринат Закиров чыгыш ясадылар.
Алга таба видео-конференц-элемтә режимында Россия Федерациясендә, Француз Республикасында һәм Беларусь Республикасындагы Татарстан вәкилләре чыгыш ясады.
Утырыш барышында кергән барлык тәкъдимнәр һәм үтенечләр Координация советы карарларына керәчәк.