Татарстан Республикасы делегациясе Кытайның иң эре Тянцзинь икътисади һәм техник үсеш зонасында булды

2016 елның 19 декабре, дүшәмбе

Татарстан Республикасы делегациясе бүген Кытай Халык Республикасына эшлекле сәфәре кысаларында Кытайның әйдәп баручы махсус икътисади зоналарының берсе - Тянцзинь икътисади һәм техник үсеш зонасында (TEDA) булды.

TEDA зонасы белән танышуның төп максаты – хезмәттәшлек перспективалары һәм уртак предприятие булдыру турында фикер алышу. 

Татарстан делегациясе составында ТР Инвестицион үсеш Агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина, ТР Президенты Аппаратының тышкы элемтәләр Департаменты директоры урынбасары Марат Гатин, ТР сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Денис Вәлиев һәм “Алабуга” МИЗ генераль директоры Тимур Шаһивәлиев бар.

Татарстан Республикасы делегациясен Кытайда Россия Федерациясенең Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Андрей Денисов, Россия-Кытай инвестицион фонды генераль директордашы Ху Бин, PriceWaterhouseCoopers аудиторлык компаниясенең Россия һәм Кытай офислары идарәче партнерлары озата йөриләр.

Тянцзинь икътисади үсеш зонасы – Кытайның беренче махсус икътисади зоналарының берсе. Ул 1984 елда Тянцзинь шәһәре янында, Пекиннан 140 км. ераклыкта Сары диңгез яры буенда оештырылган. 30 ел эчендә TEDA Кыйтайның иң эре һәм уңышлы махсус икътисади үсеш зонасына әйләнгән, ул Кытай һәм чит ил инвесторларына әзер сәнәгый һәм социаль инфраструктура, уңышлы инвестицион климат тәкъдим итә.

Бүгенге көндә TEDA зонасында гомуми инвестиция күләме 110 млрд. доллардан артык булган 19 мең резидент-компаниялар теркәлгән. Алар санында 53 млрд. доллар керткән 5,5 мең чит ил компаниясе. 2015 елда гына да TEDA зонасында  чит ил инвестицияләренең үсеше 6,7 млрд. доллар тәшкил иткән.

Зонаның 2015 елда сәнәгый җитештерү күләме 110 млрд. доллардан артып киткән, шуларның 22 млрд экспорт товарларга туры килә. TEDA зонасының иң эре резидентлары Samsung, Volkswagen, Toyota заводлары, чит ил компанияләре арасында Motorola, Bridgestone, Continental кебек атаклы брендлар бар.

“Алабуга” МИЗ җитәкчелеге TEDA зонасын  Кытай компаниясе белән берлектә перспективалы уртак предприятиедә потенциаль партнер сыйфатында карый. Уртак предприятие “Алабуга” МИЗ инфраструктурасы үсешенә киләчәктә якынча 8-10 млрд. сум инвестиция кертергә мөмкинлек бирер дип көтелә, ә Кытай партнеры Кытай инвесторлары өчен Татарстан мәйданчыгының җәлеп итүчәнлегенә ярдәм итәчәк.   

Татарстан делегациясе әгъзалары TEDA рәисе Ван Шен белән очрашты. Очрашу барышында Талия Миңнуллина Кытай зонасы җитәкчелегенә Татарстанның инвестицион потенциалын тәкъдир итте. Үз чиратында, Тимур Шаһивәлиев “Алабуга” МИЗ тарихы, хәзерге казанышлары һәм үсеш планнары турында сөйләде.

Очрашу нәтиҗәләре буенча яклар хезмәттәшлекне дәвам итү һәм Кытай делегациясенең Татарстанга җавап сәфәрен оештыру белән шөгыльләнәчәк уртак  эшче төркем булдыру турында килештеләр. 

Очрашу азагында TEDA штаб-фатирында Татарстан делегациясе Тянцзинь зонасы резидент-компанияләры вәкилләре белән очрашты.

 
(
ТР Президенты матбугат хезмәте материаллары буенча)

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International