Төркиягә эш визиты кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов “Хәят” холдингы Идарәсе рәисе (Hayat Holding) Әхмәт Яхъя Кыйгылы һәм холдингның Директорлар советы әгъзасы, «Кастамону Энтегрэ» компаниясенең вице-президенты Онур Гүвән белән очрашты.
Очрашу барышында «Алабуга» МИЗ территориясендә «Хәят» (Hayat Holding) холдингы компанияләренең бүгенге эш хәлләре торышы һәм аларны үстерү перспективалары турында сүз барды.
Рөстәм Миңнеханов Төркия бизнесы белән хезмәттәшлекне үстерүдә ярдәм күрсәтүче компания башлыкларына рәхмәтен белдерде. Ул хәбәр иткәнчә, хәзерге вакытта Татарстан Республикасында төрек инвестицияләре белән 10 завод эшли, шул исәптән, «Хәят» (Hayat Holding) холдингының 2 компаниясе: «Кастамону Интегрейтед Вуд Индастри» һәм «Хәят Кимья» «Алабуга» МИЗ резидентлары булып тора. Моннан тыш, Яр Чаллы шәһәрендә «Кастамону Энтегре» компаниясе «Санрайз Сити» күп функцияле торак комплексын төзи.
Төркия ягы, шулай ук, Рөстәм Миңнехановка Татарстан Республикасы территориясендә эшләүче предприятиеләргә күрсәткән ярдәме өчен рәхмәтен җиткерде һәм тимер юл инфрастуктурасына керүдә транспорт логистикасы сорауларын чишүдә ярдәм күрсәтүен сорады. Моннан тыш, «Хәят» (Hayat Holding) холдингы Идарәсе рәисе Әхмәт Яхъя Кыйгылы һәм холдингның Директорлар советы әгъзасы, «Кастамону Энтегрэ» компаниясенең вице-президенты Онур Гүвән хәбәр итүләренчә, бүген холдинг предприятияләренә ел саен чимал сыйфатында 1,2 млн. тоннага кадәр агач материаллары кирәк. Бүген Татарстан Республикасы территориясендә предприятиеләр кирәкле күләмнең яртысын гына сатып алалар, ә бу мәсьәләне тулысынча республика чималы исәбеннән хәл итәргә телиләр.
Рөстәм Миңнеханов белдергәнчә, хәзерге вакытта Татарстан хакимияте әлеге транспорт проблемасын хәл итү белән шөгыльләнә. Бу мәсьәлә төрек җитештерүчеләре өчен генә түгел, ә барлык “Алабуга” МИЗ өчен актуаль, берничә ел эчендә бу сорау хәл ителергә тиеш һәм беренче алга китешләргә әзерлек алдагы өч ай эчендә булырга тиеш.
Татарстан Президенты Төркия инвесторларына ихтыяҗларын республика агачы исәбеннән канәгатьләндерергә теләүләренә хөрмәтен белдерде. Рөстәм Миңнеханов хәбәр итүенчә, аның ярдәме белән Татарстан урман әзерләүчеләре тагын 5 яңа урман әзерләү комплексы сатып алганнар һәм шул рәвешле кирәкле күләмнәрне арттырачаклар.
(Татарстан Республикасы Президенты Матбугат хезмәте материаллары буенча)