Бүген көннең икенче яртысында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Татэнергосбыт» АҖ идарәсенең һәм клиентларга хезмәт күрсәтү үзәгенең яңа бинасында (Казан, Павлюхин урамы, 110в) булды. Аны Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Алберт Нәфыйгин, Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Алексей Сергеев, Казан мэры Илсур Метшин һәм башкалар озатып йөрде.
Яңа бинаны карап йөргәндә аңлатмаларны «Татэнергосбыт» АҖ директоры Рифнур Сөләйманов биреп барды. Ул хәбәр иткәнчә, элегрәк идарә һәм клиентларга хезмәт күрсәтү офисы арендаланган биналарда урнашкан. Бүген компания 850 мең физик затка һәм 33 мең юридик затка хезмәт күрсәтә.
Яңа бинада персоналның нәтиҗәле эше өчен дә, клиентлар өчен дә уңай шартлар тудырылган. 70тән артык бүлмә абонент залларын, эш кабинетларын, сөйләшүләр алып бару, киңәшмә залын тәшкил итә. Барлыгы 285 хезмәткәр урнаштырылган.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясендә Индонезия Республикасының Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Мөхәммәд Вахид Суприяди белән очрашты.
Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды.
Очрашуда Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры вазыйфаларын башкаручы Алмаз Хөсәенов катнашты.
Кунакларны сәламләп, Рөстәм Миңнеханов Суматра утравында җир тетрәү аркасында 100 кеше һәлак булу сәбәпле Индонезия Республикасына кайгыларын уртаклашу сүзләрен җиткерде.
АСЕАН илләре арасында Индонезия Россиянең мөһим сәүдә-икътисадый партнерларының берсе, диде Татарстан Президенты.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Корея Республикасының Россия Федерациясендә Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Пак Ро Бёк әфәнде белән очрашты.
Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды, анда шулай ук, Татарстан Республикасы вице-премьеры – Татарстан Республикасы мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, Татарстан Республикасы инвестицион үсеш Агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина, Татарстан Республикасы транспорт һәм юллар хуҗалыгы министры Ленар Сафин, Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Денис Вәлиев һәм башкалар катнашты.
Берләшкән Милләтләр Оешмасы (БМО) инициативасы белән 9 декабрь Коррупциягә каршы Халыкара көрәш көне буларак билгеләп үтелә. 2003 елның бу көнендә Мексиканың Мерида шәһәрендә югары дәрәҗәдәге Сәяси конференциядә 2003 елның 1 ноябрендә Генераль ассамблея тарафыннан кабул ителгән Берләшкән Милләтләр Оешмасының коррупциягә каршы Конвенциясе имзалау өчен ачыла. Россия беренчеләрдән булып Конвенциягә имза ата.
Документка кул куйган дәүләтләр ришвәт, бюджет акчаларын үзләштерүне һәм коррупциячел керемнәрне җинаять дип игълан итәргә тиешле. Конвенция нигезләмәләренең берсендә коррупция нәтиҗәсендә алынган чараларны кире үз урынына кайтару мәҗбүр.
Коррупция — катлаулы социаль, икътисадый һәм сәяси күренеш, ул теге яки бу дәрәҗәдә барлык илләргә дә кагыла. Ул җәмгыятьнең икътисадый үсешен тоткарлый һәм дәүләтнең нигезен җимерүгә китерә.
2016 елның 8 декабрендә ТР сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында «Милли сәүдә маркасы» II Республика фестиваль-бәйгесенең зональ туры җиңүчеләрен бүләкләделәр. Чарада ТР сәнәгать һәм сәүдә җитәкчелеге, ТР ДУП "Милли сәүдә маркасы" вәкилләре, жюри әгъзалары һәм фестиваль-бәйгенең җиңүчеләре катнашты.
Искә төшерик, агымдагы елның 22-23 октябрь көннәрендә Яр Чаллы шәһәрендә сөт, ит продукциясе, икмәк-күмәч һәм кондитер ризыклары, сәнәгать товарлары җитештерүчеләр өчен II Республика фестиваль-бәйгесенең зональ туры узды.
2016 елның 8 декабрендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында «Татарстанның Эшлекле партнерлары» Форумының пленар утырышы үтте.
«Татарстанның Эшлекле партнерлары» Форумы агымдагы елның 7-9 декабрь көннәрендә уза. Форум эшендә Россия Федерациясенең 66 төбәгеннән һәм 28 чит илдән якынча 700 татар эшмәкәре катнаша.
Утырыш барышында эшмәкәрләр үзләренең эш тәҗрибәләре һәм проблемалары белән уртаклаштылар, Россия төбәкләрендә татар милли традицияләренә һәм гореф-гадәтләренә ярдәм итүләре турында сөйләделәр. Аерым чыгыш революциягә кадәрге Россиядә татар иганәчеләре тарихына багышланды.
2016 елның 7 декабрендә Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында ТР Премьер-министры урынбасары – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов Чехия сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Йиржи Колиба белән очрашты.
Очрашуда икеяклы хезмәттәшлекнең хәзерге торышы һәм перспективалары хакында сүз барды.
ТР сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы җитәкчесе Алберт Кәримов ассызыклаганча, Чехия Татарстан Республикасының төп эшлекле партнерларының берсе. Татарстан һәм Чехия арасында үзара файдалы хезмәттәшлекне киңәйтү өчен потенциал җитәрлек, дип билгеләп үтте ул.
2016 елның 7 декабрендә Төркия Республикасы Премьер-министры Бинали Йылдырымның Татарстанга эш сәфәре кысаларында Казан ратушасында Татарстан-Төркия эшлекле форумы узды. Аның төп темасы – илләр арасында мөнәсәбәтләрнең җылынуы һәм икътисади яссылыкта үсү перспективалары булды.
Төркиядән килгән кунакларга Татарстанның сәнәгать һәм инвестицион потенциалын ТР Премьер-министры урынбасары – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов һәм Татарстан Республикасы инвестицион үсеш Агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина тәкъдим итте.
2016 елның 7 декабрендә Казанда «Машина төзелеше. Металл эшкәртү» XVIнчы Халыкара махсуслаштырылган күргәзмә ачылды.
Татарстанда машина төзелешенең актуаль мәсьәләләрен чишү юлларын эзләү өчен яхшы мәйданчык бар. Бу хакта ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Халыкара күргәзмәне ачу тантанасында белдерде.
Халыкара экспозиция ачылышында ТР Премьер-министры урынбасары - сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов, ТР Президенты ярдәмчесе Равил Зарипов, Беларусь Республикасы сәнәгать министрының беренче урынбасары Геннадий Свидерский, республика хакимияте органнары җитәкчеләре, Россия, Татарстан, чит ил машина төзелеше тармагының эре предприятиеләре вәкилләре катнашты.
Быел күргәзмәдә 13 илдән 166 предприятие катнаша. Күргәзмәне эчтәлекле эшлекле программа тулыландыра, катнашучылар машина төзелеше тармагы үсеше перспективалары хакында фикер алышачак.
2016 елның 7 декабрендә “Казан ярминкәсе” күргәзмә үзәге территориясендә «Машина төзелеше. Металл эшкәртү. Казан» XVI Халыкара күргәзмәсе кысаларында Татарстан Республикасы машина төзелеше предприятиеләре Координация советы Советының VI утырышы булып узды. Утырышта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Премьер-министры урынбасары – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов, Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Равил Зарипов, Беларусь Республикасы сәнәгать министрының беренче урынбасары Геннадий Свидерский, республика хакимият органнары җитәкчеләре, Россия һәм Татарстан машина төзелеше тармагының эре предприятие вәкилләре катнашты.
«Координация советы үз эшенең нәтиҗәлелеген раслады. Машина төзелеше өлкәсендә төп мәсьәләләр хакында фикер алышу өчен бу файдалы мәйданчык», - дип билгеләп үтте сәламләү сүзендә Рөстәм Миңнеханов.