Бүген "Казан ярминкәсе" КҮ территориясендә коммуникатив мәйданчык форматында Республика Полимер көне уза.
Чара мәгълүмати яктырту һәм сәнәгый җитештерүне таныту, полимерлар эшкәртү шулай ук, югары өстәмә бәяле продуктлар җитештерүне стимуллаштыру, аларны эчке һәм тышкы базарларга этәрүгә юнәлдерелгән.
Чарада ТР Премьер-министры урынбасары – Тр сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов, Татарстан Республикасы территориясендә урнашкан Россия Федерациясенең полимер җитештерүчеләре һәм эшкәртүчеләре, “Түбән Кама нефтехим" ГАҖ, "Казаноргсинтез" ГАҖ, "Данафлекс" Дәүләт Корпорациясе, "Техстрой" ҖЧҖ, "СафПласт" ҖЧҖ, "Кама Аланы" Идарәче Компаниясе ҖЧҖ, "Кама полимер материаллар заводы" ҖЧҖ, "ТатХимПласт" ҖЧҖ, "Полиматиз" ЯАҖ, шулай ук, полимер химиясе өлкәсендә әйдәп баручы Татарстан галимнәре КНИТУ, КГАСУ һәм "РциХимТех" АҖ, "КНИТУ" Технопаркы, полимер эшкәртүче урта һәм кече предприятие вәкилләре, "Химград" Технополисы резидентлары, "Полигран" ПК ҖЧҖ, "Аксалют" ҖЧҖ, "ЛМР Пласт-Фимако" ҖЧҖ, "Синтез Сандра" ЯАҖ, "Луч" ҖЧҖ, “Рототек-Кама" ҖЧҖ, "Директория" ТПК ҖЧҖ, Россия Федерациясе сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы вәкилләре, "3М Россия" ЯАҖ, "Альтернатива" ЗПН ҖЧҖ, "Пластик" Сәүдә Йорты, Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасы, "Форд Соллерс Холдинг" ҖЧҖ, Креон Энерджи компанияләре төркеме һәм ХимОрбис һәм башкалар катнаша.
Чараны оештыручылар булып Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, "Татнефтехиминвест-холдинг" ААҖ һәм "Казан ярминкәсе" ААҖ чыгыш ясый. Алга таба чараны даими рәвештә үткәрү планлаштырыла.
Татарстан Республикасы Россия Федерациясенең инвестицион җәлеп итүчән төбәкләрнең беренче өчлегенә керә. Республика сәнәгый потенциалының өстенлеге булып нефть, газ, химия комплексы тора, ул нефть табу, нефть эшкәртү, нефть химиясе һәм химия продукциясен җитештерү, пластмасса һәм резина техник әйберләрне эшкәртү, дару җитештерүне үз эченә ала.
2015 ел нәтиҗәләре буенча Россия предприятиеләре тарафыннан 3 457 мең тонна полимер җитештерелгән. Шуның 1423,2 мең тоннасы Татарстан предприятиеләре өлешенә туры килә, шул рәвешле без бүгенге көндә Татарстан Республикасы полимер эшкәртү өлкәсендә югары компетенцияле үзәк дип әйтергә хаклы. Биредә полимер җитештерүче ике эре Россия предприятиесе: "Түбән Кама нефтехим” һәм "Казаноргсинтез" урнашкан. Әлеге компанияләр төрле маркалы полиэтилен, полипропилен, полистирол, сэвилен, поликарбонат һәм АВЅ – пластик җитештерә, болар Россиядә гомуми җитештерү күләменең якынча 50% тәшкил итә. Шулай ук, Татарстан Республикасы территориясендә 100 дән артык полимерлар эшкәртүче эре һәм урта предприятие үсә. Бу, беренче чиратта, "Данафлекс" Компанияләре Төркеме, "Ай Пласт" ҖЧҖ, "Татхимпласт" ҖЧҖ, "Техстрой" ҖЧҖ, "Кама полимер материаллар заводы" ҖЧҖ, "Полиматиз" ЯАҖ, "СафПласт" ҖЧҖ, "Кама Аланы" идарәче Компаниясе һәм башкалар.