Хөрмәтле Татарстан Республикасының энергетика тармагы хезмәткәрләре һәм ветераннары!
Сезне һөнәри бәйрәмегез – Энергетиклар Көне белән ихлас күңелдән тәбрик итәм!
Республиканың энергетика комплексы Татарстанның социаль-икътисадый тотрыклылыгын тәэмин итүдә мөһим роль уйный. Республика сәнәгатенең конкурент сәләтлелеге, халыкның матди иминлеге энергетика тармагы эшенең нәтиҗәлелегеннән тора.
Ел саен республиканың энергетика системасында сәгатенә 21 млрд. кВт электр һәм якынча 32 млн. Гкал җылылык энергиясе эшләп чыгарыла. Республиканың энергетика комплексы предприятиеләрендә 16 меңнән артык кеше хезмәт итә.
Татарстанда сезнең тырышлык белән ышанычлы энергетика инфраструктурасы булдырылган, шуның нәтиҗәсендә республика икътисадының мөһим тармаклары тотрыклы рәвештә үсә. Татарстан халкы һәм республика предприятиеләре өзлексез рәвештә электр һәм җылылык энергиясе белән тәэмин ителә.
Хәзерге вакытта республиканың энергетика комплексы предприятиеләрендә алдынгы технологияләрне кулланып гамәлдәге куәтләрне яңартуга һәм өр яңаларын кертүгә юнәлдерелгән проектларны тормышка ашыру буенча киңкүләмле эшләр алып барыла. Ышанам ки, Сезнең профессионал булуыгыз, фәнни һәм техник потенциал, грамоталы идарә карарлары һәм эшегезгә тугрылыгыгыз киләчәктә дә тармакны уңышлы үстерергә, производствога яңа эшләнмәләр кертергә мөмкинлек бирәчәк.
Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы исеменнән энергетика тармагы хезмәткәрләренә һәм ветераннарына республика хакына намуслы һәм фидакарь хезмәтләре өчен рәхмәт сүзләре белдерәм. Сезгә яңа хезмәт уңышлары, ныклы сәламәтлек, тотрыклылык телим, Сезгә һәм якыннарыгызга иминлек юлдаш булсын!