Татарстанда медицина инструментлары һәм медицина техникасы җитештерүчеләренең кластеры оештырылды

2016 елның 22 декабре, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында Татарстан Республикасы медицина инструментлары һәм медицина техникасы җитештерүчеләре сәнәгать кластерының сәнәгать эшчәнлегендә катнашулары турында Килешүгә кул куелды. Килешүгә 18 предприятие кушылды.

Кластер медицина сәнәгате предприятиеләре арасында элемтәләрне активлаштыруга, импортны алыштыруда уртак проектларны гамәлгә ашыру һәм уртак проблемаларны чишүдә кооперациягә ярдәм итү өчен тудырылган.

Кластер “2015-2020 елларга Татарстан Республикасы предприятиеләрендә хезмәт җитештерүчәнлеген күтәрү” ярдәмче программасы чараларын тормышка ашыру кысаларында булдырылды.  Ярдәмче программаның 2016 елга өстенлеге итеп Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2015 елның 31 июленнән 779 номерлы Карары нигезендә республика предприятиеләре базасында сәнәгать кластерларын булдыру һәм үстерү билгеләнгән.                                                     

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International