Сакчыл җитештерү буенча I Халыкара олимпиада

2016 елның 16 декабре, җомга

Бүген "КАМАЗ" компаниясендә беренче тапкыр сакчыл җитештерү буенча I Халыкара олимпиада үткәрелде. Чара иртәдән процесслар Фабрикасында башланды һәм эш көне азагында гына тәмамланды.

Билгеләп үтик, 2015 елда Татарстанда “КАМАЗ” базасында Татарстан Республикасы, Удмуртия һәм Түбән Новгород өлкәсе югары уку йортлары магистрант һәм студентлары арасында сакчыл җитештерү буенча Бөтенроссия олимпиадасы уңышлы оештырылган иде. 

Олимпиада катнашучыларның югары әзерлекләрен, Россия югары уку йортларында Лин-технологияләргә укытуның уңышлы тәҗрибәсен күрсәтте һәм шул рәвешле, студентлар арасында сакчыл технологияләр практикасын илебез күләмендә генә түгел, чит илләрдә дә тарату кирәклеген билгеләде.

Агымдагы елда “КАМАЗ”да Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы катнашында һәм эгидасы астында Халыкара олимпиада узды.

Шулай итеп, Лин-технологияләр өлкәсендә тәҗрибә таратудан тыш, прагматик максат күздә тотыла: сакчыл җитештерү тармагында әзерлекле белгечләрнең кадрлар резервы базасын формалаштыру.

Тарихта беренче Халыкара Лин-турнир Россия, Татарстан һәм Казахстан югары уку йортларыннан 50 катнашучыны туплады: КНИТУ-КАИ (Казан), КФУның Яр Чаллы Институты (Яр Чаллы шәһәре), Удмурт Дәүләт университеты (Ижевск шәһәре, Удмуртия Республикасы), Әстерхан Дәүләт университеты (Әстерхан шәһәре), "Сырласу" Җаваплылыгы Чикләнгән Ширкәт (Казахстан, Аксай шәһәре). Бу магистрантлар һәм студентлар гына түгел, ә икътисад факультетларының яшь укытучылары. Күпләр бер үк вакытта уку белән бергә Россия һәм Казахстан предприятиеләрендә эшлиләр. Программада олимпиада биремнәреннән тыш, Лин-викторина да бар иде.

Олимпиада нәтиҗәләре буенча I урынны УдДУ (Ижевск шәһәре), II урынны  "Сырласу" ҖЧШ (Казахстан, Аксай шәһ.), III урынны КНИТУ-КАИ (Казан) яулады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International