Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Төркия Республикасы Президенты Рәҗәп Тайип Эрдоган белән очрашты

2016 елның 15 декабре, пәнҗешәмбе

Бүген Анкарада Төркия Республикасы Президенты Сараенда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Төркия Республикасы Президенты Рәҗәп Тайип Эрдоган очрашты.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Төркия Республикасы Президенты Рәҗәп Тайип Эрдоганга очрашу мөмкинлеге табуы өчен рәхмәтен һәм татарстанлылар исеменнән 10 декабрь көнне Стамбулда булган теракт сәбәпле төрек халкының кайгысын уртаклашуын белдерде.   

Россия-Төркия мөнәсәбәтләре кысаларында Татарстан һәм Төркия арасындагы хезмәттәшлекнең агымдагы торышы турында фикерләшү – безнең өчен зур хөрмәт. Без Төркия һәм тугандаш төрек халкы белән мөнәсәбәтләрнең югары дәрәҗәдә булуын тиешенчә бәялибез. Россия-Төркия мөнәсәбәтләренең катлаулы чоры булуына карамастан, ике дәүләт башлыгының вәзгыятьне яхшырту юлын табулары бик мөһим, диде Рөстәм Миңнеханов. 

Рөстәм Миңнеханов төрек халкының мега-проектларны тормышка ашырудагы уңышлары өчен сөенү һәм соклану сүзләрен белдерде: 3 нче күперне (Солтан Сәлим Явыз күперен) ачу; Евразия тоннеле төзелешен тәмамлау (5,4 км, шуның 3,3 км – Босфор күпере астыннан); Стамбулда 3нче аэропорт төзелеше һәм башка инфраструктур проектлар. Татарстан Оешкан сәнәгать зоналарын булдыруда Төркия тәҗрибәсен игътибар белән өйрәнә.          

Бүген Төркия Татарстанның сәүдә-икътисади һәм инвестицион хезмәттәшлек өлкәсендә әйдәп баручы чит ил партнерларының берсе. Республикада 10 төрек заводы уңышлы эшли һәм Яр Чаллы шәһәрендә «Хәят Холдинг» төрек инвесторы чараларына «Санрайз Сити» күп функцияле торак комплексы төзелә, проект «Компас инжиниринг» компаниясе тарафыннан гамәлгә ашырыла. Энергетика, машина төзелеше, сәламәтлек саклау, төзелеш, авыл хуҗалыгы һәм башка өлкәләрдә тагын берничә уртак проект күздә тотыла.

Татарстан төрек бизнесының республикада проектларын тормышка ашыруын тели һәм бу сорауларда һәртөрле ярдәмгә әзер булуын күрсәтә.

Татарстан Республикасы Президенты шулай ук, Төркия Республикасы Президентына Төркиядәге татар җәмәгатьчелеге тормышына күрсәткән игътибары өчен дә рәхмәтен белдерде. Төркиядә Татарстан мәдәнияте Көннәрен һәм татар халкының милли бәйрәмен-Сабантуйны уздыру күркәм гадәткә әверелде. Тарихка һәм уртак традицияләргә ихтирам тугандаш халыкларны тагын да берләштерә. Безнең багланышларыбыз һәм бөтен төрки халкы  тарихына Гаяз Исхакый, Йосыф Акчура һәм Садри Максуди Арсал  күренекле сәхифәләрен язганнар, соңгысына үткән атнада Казанның Стамбул бакчасында Төркия Республикасы Премьер-министры Бинали Йылдырым белән бергә һәйкәл  ачтык, диде Рөстәм Миңнеханов.

 (Татарстан Республикасы Президенты Матбугат хезмәте материаллары буенча)

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International