Бүген Төркия икътисад министры Нихат Зейбекчи һәм Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Анкарада Төркия-Татарстан эшлекле форумын ачтылар.
Татарстан делегациясе составыннан форумда ТР сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Денис Вәлиев, республиканың машина төзелеше, нефтегазохимия комплексы предприятие вәкилләре һәм башкалар катнашты.
Төркия Татарстанның сәүдә-икътисадый һәм инвестицион хезмәттәшлек өлкәсендә әйдәп баручы чит ил партнерларының берсе. Россиядәге Төркия инвестицияләренең биштән бер өлеше безнең республикага туры килә (10 млрд. доллардан 2 млрд доллар). Төркия икътисад министры Нихат Зейбекчи белән берлектә без инде 3 төрек заводы ачтык. Бүген исә Татарстанда 10 төрек заводы уңышлы эшли («Кастамону Энтегре» «Хаят Кимья», «Колуман», «Тирсан Кардан», «Шишеджам», «Джошкуноз», «Сарач Макина», «Дизайн групп», «Эфес»). Татарстан Төркия бизнесының республикабызда алга таба да үз проектларын тормышка ашыруын тели һәм моның өчен һәртөрле ярдәм итүгә әзер булуын күрсәтә. Татарстан Россиянең сәнәгый яктан үсеш алган һәм алдынгы инновацион регионнарының берсе. Ике ел рәттән республика инвестицион климат торышы Россия милли рейтингында лидерлыкта, дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов.
Татарстан Республикасы Президенты, төрек инвесторларын "Алабуга" МИЗ һәм "Иннополис" МИЗ мәйданнары, “Яр Чаллы” өстенлекле социаль-икътисади үсеш территориясе, "ИнноКам" Кама инновацион территориаль-җитештерү кластеры, Зөя төбәкара мультимодаль логистика үзәге, "Мәскәү-Казан" Югары Тизлекле Магистраль, "Европа – Көнбатыш Кытай" халыкара транспорт коридоры кызыксындырырга тиеш, дигән ышанычын белдерде.
Төркия-Татарстан эшлекле форумының пленар бүлеге KBS Корпорациясе (Төркия Республикасы) һәм Татарстан Республикасының инвестицион үсеш Агентлыгы арасында хезмәттәшлек турында Килешү имзалау, Татарстан Республикасы икътисад министрлыгы һәм "Гебзе" Оештырылган сәнәгать зонасы арасында хезмәттәшлек итү нияте Меморандумына кул кую, Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясе һәм Төркия фәнни-техник тикшеренүләр Советы (ТЮБИТАК) арасында фәнни хезмәттәшлек турында Килешүгә имза ату белән тәмамланды.
(Татарстан Республикасы Президенты Матбугат хезмәте материаллары буенча әзерләнде)