Бүген Казан Кремлендә традиция буенча һәр ел уздырыла торган Татарстан Республикасының тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрен яңарту Республика Фондының Хәйриячеләр Китабын һәм Рәхмәт хатларын тапшыру тантанасы узды.
Бу юлы да Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, Республика "Яңарыш" Фондының Попечительләр Советы Рәисе Минтимер Шәймиев Хәйриячеләр Китабының инде VII томын тапшырды, анда тарихи мирасын торгызуда зур өлеш керткән 20 мең хәйрияченең исеме кертелгән.
Тантанада ТР Президенты Аппараты Җитәкчесе Әсгать Сәфәров, ТР Премьер-министры урынбасары - ТР Министрлар Кабинеты Аппараты Җитәкчесе Шамил Гафаров, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, "Яңарыш" Фонды административ советы җитәкчесе Юрий Камалтынов, Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Алмаз Хөсәенов катнашты.
(фото)
Үзенең чыгышында Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, ТР тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрен торгызу Республика Фондының Попечительләр Советы Рәисе Минтимер Шәймиев болай диде:
"Без сезнең белән менә инде җиде ел безнең мирасыбызның ядкәрләрен яңадан торгызу белән шөгыльләнәбез. Шушы чорда ике тарихи шәһәрчекне: Болгар һәм Зөя утравын төзекләндерә алу һәм яңа проектларга тотыну: Мәрьям Ана Казан иконасы Соборын торгызу, сия Федерациясе тарихында беренче булган - Болгар ислам академиясен төзетү – болар хөрмәткә лаек. Без сезнең белән сөйләшкәнчә бу эш бөтен Россия Федерациясе буенча рухиятне торгызу эшенең сигналы булырга тиеш. Бу чынлап та шулай, чөнки рухиятсез җәмгыять үсеше була алмый. Бу сүзләрне раслап минем юбилеем алдыннан Мәскәүдә Кремльдә очрашу вакытында ил җитәкчеләребез Владимир Путин һәм Дмитрий Медведев биргән бәяне үрнәк буларак китерәм. Республикада бу өлкәдә алып барылган эш турында хәбәр иткәч Владимир Владимирович моңа югары бәя бирде. Татарстан, чыннан да, гомуми мәдәният һәм тарихны яңартуда зур өлеш кертүен билгеләп үтте ул. Сүзен сүзгә әйтсәк: "Бу-без шөгыльләнергә тиешле бик мөһим эшләрнең берсе. Башкача төгәлрәк әйтеп тә булмый. Мондый эшне сузарга ярамый, вакытында эшләү мөһим, чөнки җәмгыять өчен рухият бик әһәмиятле. Шуңа күрә, республика хәйриячеләренә мин аеруча рәхмәтемне үз исемемнән дә, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов исеменнән дә әйтәсем килә. Шушы бик зур армия ярдәмендә республикада проект артыннан проект гамәлгә ашырыла. Әйе, бәлки, кайдадыр тагын да "яхшырак кирәк", "тизрәк" сүзләрен кулланырга теләмим, чөнки бу очракта, акрын һәи ышанычлы ашыгырга кирәк, сыйфатлы эшләнгән вакытта яңарыш күңелгә хуш була, озак еллар хезмәт итә һәм киләчәк буынннарга кала".
(фото)
Минтимер Шәймиев Болгарда һәм Зөя утравында башкарылган һәм бүген башкарыла торган эшләр турында сөйләде. Аның сүзләренчә, Болгарда төп тарихи объектлар торгызылды диярлек, хәзер эшләр яр буен төзекләндерүгә күчкән, ул Елга вокзалыннан Болгар цивилизациясе Музеен алып төзелеп килүче "Кол Гали" кунакханә комплексын колачлый, кунакханә ачылышы 2018 елга планлаштырыла.
Аннан соң, Минтимер Шәймиев "Яңарыш" Фондының Хәйриячеләр Китабының җиденче томын һәм Рәхмәт хатларын тапшыру тантанасын башлады. Фондның башкарма директоры, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Татьяна Ларионова бүләкләнүчеләрне сәхнәгә чакырып, халыкара проектларның катнашучылары булган һәрбер хәйрияченең керткән өлеше турында җентекләп сөйләде.
Проектны тормышка ашыруда керткән өлеше өчен депутатлар арасыннан Шәймиев РФ ФҖ Дәүләт Думасы депутаты Ришат Әбүбәкеровны, "Казаноргсинтез" генераль директоры Фәрид Миңнегуловны, "Түбән Кама нефтехим" ААҖ генераль директоры Азат Бикмурзинны, РФ ФҖ Федерациясе Советы әгъзасы Илдус Әхмәтҗанов һәм башкаларны бүләкләде.
Шулай ук, ТР Дәүләт киңәшчесе Татарстан министрлык һәм ведомстволары вәкилләренә бүләкләр тапшырды, алар арасында —Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы да бар.
(фото)
Китапның VII томына 20 мең хәйрияченең исеме кертелгән. Китап өч бүлектән тора: Болгар һәм Зөя утравын торгызуда хәйриячеләрнең исемлеге, Болгар ислам академиясе төзү һәм Мәрьям Ана Казан иконасы соборын яңадан торгызуда хәйриячеләр исемлеге.