Төньяк Африка кунаклары белән очрашу

2017 елның 26 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Тунис Республикасы эшлекле даирә вәкилләре белән очрашты. Чарада ТР Премьер-министры урынбасары – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов катнашты.

 

Үзенең сәламләү сүзендә Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Якын Көнчыгыш һәм Төньяк Африка илләре, шулай ук, Тунис белән дә хезмәттәшлек үсешенә зур игътибар бирүен билгеләп үтте. Ул Россия өчен ислам дөньясының мөһим булуын ассызыклады. Бүген РФ территориясендә 20 миллионнан артык мөселман яши.

 

Ислам дәүләтләре белән озак вакытлы үзара хезмәттәшлекне ныгыту максатыннан ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкләгән "Россия - Ислам дөньясы" стратегик күзаллау төркеме эшли. 2009 елдан бирле Татарстан башкаласында "KazanSummit" ислам бизнесы һәм финанслары Халыкара саммиты уза.

 

"Бүген Татарстан һәм Тунис арасында мөнәсәбәтләр позитив характерда. Казанда берничә тапкыр сезнең Россиядәге илчегез булды. Ләкин эшләрне активлаштырырга һәм бизнес-хезмәттәшлекнең конкрет формаларына күчәргә теләр идек. Аңлашыла, Якын Көнчыгышта бүген вәзгыять бик уңайлылардан түгел, әмма чишелеш. һичшиксез, табылыр", - дигән ышанычын белдерде ТР Президенты.

 

Аның сүзләренчә, Тунис Африка базарларына - Алжир һәм Мароккога чыгарга мөмкинлек бирүе белән дә зур кызыксыну уята.

 

Рөстәм Миңнеханов хәбәр иткәнчә, Татарстан Россиянең әйдәп баручы сәнәгать төбәкләреннән: республикада актив рәвештә машина төзелеше, нефть эшкәртү һәм нефть химиясе, IT-технологияләр һ. б. актив рәвештә үсә. Продукциянең 50% артыгы экспортка җибәрелә.

 

Аеруча перспектив юнәлешләр арасында Рөстәм Миңнеханов фармацевтик сәнәгатьтә багланышларны, Тунис территориясендә "КАМАЗ" автомобильләрен сату, туризм өлкәсендә элемтәләрне үстерү, гуманитар элемтәләр һәм башкаларны атады.

 

Белешмә өчен:

Тунис – Төньяк Африкада диңгез яр буенда урнашкан дәүләт. Рәсми атамасы-Тунис – Тунис Республикасы. Магриба илләренә карый, шулай ук, Мавритания, Марокко, Алжир һәм Ливия шунда керә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International