2017 елның 26 гыйнварында Әлмәт шәһәрендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә "Татнефть" директорлар Советы утырышы узды. Утырышта ТР Премьер-министры урынбасары –ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов катнашты.
Утырыш барышында "Татнефть" ҖАҖ 2016 ел өчен бюджет үтәлешенә нәтиҗәләр ясалды һәм агымдагы елның февраль аена "Татнефть" бюджеты расланды. Геологик эзләнү эшләренең нәтиҗәлелеген арттыру буенча төп юнәлешләр каралды, запаслар белән тәэмин итү өчен инновацияләрне актив куллану мөһимлеге билгеләп үтелде.
Моннан тыш, эчке аудит идарәсе эше йомгаклары турында мәгълүмат тыңланды. Аудит нәтиҗәләре буенча эшләр һәм хезмәтләр буенча конкурентлы сатып алуларның сыйфатын арттыру кирәклеге, шина комплексы предприятиеләре өчен чимал сатып алу параметрларын яхшырту билгеләп үтелде. Идарә, шулай ук, "кайнар элемтә" эшен дә координацияли, хисап чорында анда 790 хәбәр итү теркәлгән, 28% турыдан-туры җитешсезлекләр һәм хокук бозуларга кагылышлы максатчан хәбәрләр тәшкил иткән, алар буенча тиешле чаралар күрелгән.
2016 елда "Делойт" компаниясе тарафыннан эчке аудит функцияләрен бәяләү үткәрелгән. Аның халыкара һөнәри стандартларга туры килүе турында уңай бәяләмә алынган.
Утырышта "Татнефть" компаниясе эшчәнлегенең кайбер башка мәсьәләләре хакында да фикер алышынды.
"Татнефть" Матбугат хезмәте материаллары буенча.