"КВАРТ" 75 яшьлек юбилеен билгели

2017 елның 27 гыйнвары, җомга

Бүген "КВАРТ" Кама-Идел резина техникасы акционерлык җәмгыяте үзенең 75 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Регион җитәкчелеге исеменнән завод коллективын котларга Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков килде. Тантаналы чарада Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы вәкилләре дә катнашты.

"КВАРТ" оешуга 75 ел тулу уңаеннан предприятие хезмәткәрләрен котлап  Татарстан Республикасы Премьер-министры Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның иң җылы котлау сүзләрен тапшырды.

Ул, Рөстәм Миңнехановның тантанада шәхсән үзе катнашырга ниятләвен, бәйрәмдә була алмавына үкенүен җиткерде.

Илдар Халиков билгеләгәнчә, 75 ел-бик зур тарих.

“Предприятиенең  үткәне бай, - диде ТР Премьер-министры. - Әгәр 1942 елның гыйнварына әйләнеп кайтсак, күз алдына китерү авыр, кыска вакыт эчендә өч завод нигезендә Казанда илнең авиация сәнәгатен тәэмин итүче оборона куәтен арттыруга юнәлдерелгән җитештерү булдыру зур тырышлык таләп иткәндер”.

Ул ассызыклаганча, заводның шул чоры хезмәткәрләре –чын батырлар, мөмкин булмаганны гамәлгә ашыра, безнең җиребездә җитештерү башлап җибәрә алганнар.

Илдар Халиков предприятиенең барлык хезмәткәрләренә рәхмәтен җиткерде, тагын бер кабат 75 еллык юбилейлары белән тәбрикләде, һәркайсына җитештерүдәге уңышлардан тыш, гаилә бәхете, сәламәтлек, шатлыклы мизгелләр теләде.

Татарстан Республикасы Премьер-министры завод хезмәтчәннәренә Татарстан Республикасының дәүләт бүләкләрен (“Татарстан Республикасының атказанган химигы”, “Татарстан Республикасының атказанган төзүчесе”,Фидакарь хезмәт өчен” медаль һәм башкалар) тапшырды.   

Тантана бәйрәм концерты белән тәмамланды. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International