Алберт Кәримов ТР Президенты һәм Төркия компаниясе директорлар Советы рәисе очрашуында катнашты

2017 елның 27 гыйнвары, җомга

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Төркиянең "Мир Холдинг" һәм "Дизайн Групп" компанияләренең Директорлар Советы рәисе Ибраһим Мирмәхмүт углы белән очрашты. Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды.

 

Очрашуда ТР Премьер-министр урынбасары – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов, ТР Премьер-министр урынбасары – ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, ТР Президенты ярдәмчесе Радик Гыйматдинов, ТР инвестицион үсеш Агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина, "Алабуга" махсус икътисади зона генераль директоры Тимур Шаһивәлиев катнашты.

 

Кунакларны сәламләп, Рөстәм Миңнеханов Россия - Төркия дуслык мөнәсәбәтләре кысаларында Татарстан белән Төркияне тыгыз хезмәттәшлек бәйли, дип билгеләп үтте.  

 

Без Төркияне үзебезнең стратегик партнерыбыз дип саныйбыз, безнең хезмәттәшлекнең тарихы бар, алда җитди инвестиция проектлары тора, аларның кайберләре инде гамәлгә ашырылды да, диде Рөстәм Миңнеханов.

 

Очрашу барышында яклар "Алабуга" МИЗ территориясендә "Мир холдинг" һәм "Дизайн групп" компанияләре тарафыннан полиэтилен һәм полипропиленнан пластик торбалар җитештерү мәсьәләләре хакында фикер алыштылар.

 

Моннан тыш, Ибраһим Мирмәхмүт углы Татарстанда иң эре теплица хуҗалыгын булдыру проектының кыскача презентациясен үткәрде. Инвестиция проекты берничә ел дәвамында 1250 гектар тәшкил иткән мәйданда бер-бер артлы яшелчә һәм җиләк-җимеш җитештерүен җәелдерүне күз алдында тота.

 

Ибраһим Мирмәхмүт углы, Төркиягә булачак визит кысаларында Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм Татарстан Республикасының тармак предприятиеләре белгечләре, Россия делегацияләре өчен дә Төркиядәге теплицалар хуҗалыгын карауны оештырырга тәкъдим итте, 

Рөстәм Миңнеханов, үз чиратында, Төркиягә эш визиты кысаларында "Мир холдинг" һәм "Дизайн групп" консорциумы теплицалары белән танышуны үз программасына кертәчәген билгеләп үтте.

 

ТР Президенты Матбугат хезмәте материаллары буенча 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International