"Татнефть" грантларын алуга компания II конкурсны уздыруы турында игълан итә. Конкурсның максаты-регионнарның экологик, мәдәни яисә социаль үсешенә кагылышлы актуаль мәсьәләләрне хәл итүдә кызыклы тәкъдимнәрне, иң яхшы креатив идеяләрне сайлап алу.
Гаризалар түбәндәге номинацияләр буенча кабул ителә:
· мәгариф һәм фән (сәләтле балалар һәм фәнни-иҗади яшьләргә ярдәм итү, социаль-мөһим фәнни проектлар);
· социаль өлкә (шәһәрләр һәм торак пунктлары төзекләндерү, тарихи-архитектура мирас ядкәрләрен торгызу һәм реставрацияләү һ. б.);
· экология (халыкның сәламәтлеген саклау, әйләнә-тирә мохитне саклау һәм уңай шартларын тәэмин итү, халыкны экологик яктан агарту);
· мәдәният һәм сәнгать (яңа мәдәни-агарту проектларын тормышка ашыру, мәдәният һәм сәнгать өлкәсендә иҗат коллективларга ярдәм итү, әдәбиятны үстерүгә ярдәм итү);
· гражданлык һәм патриотлык (эзләнү эшчәнлеге, музейлар, тәрбия программалары);
· спорт (үзешчән спорт коллективларына ярдәм күрсәтү, ярдәм күрсәтү һәм үстерү, балалар спортын һәм туризмны үстерү һәм ярдәм итү).
Гаризалар 2017 елның 1 февраленнән 31 мартка кадәр кабул ителә.
Әлмәттә элемтәләр өчен телефоннар: номинацияләр "Социаль өлкә" (307494), "Фән һәм мәгариф" (307228), "Гражданлык һәм патриотлык" (307228), "Мәдәният һәм сәнгать" (373828), "Экология" (307315), "Спорт" (307508).
Конкурс турында тулырак мәгълүмат "Татнефть" ГАҖ рәсми сайтында тәкъдим ителгән.