Татарстан Республикасы Инвестиция-венчур фондының Күзәтчелек советы утырышы

2017 елның 27 гыйнвары, җомга

Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында ТР Инвестиция-венчур фондының Күзәтчелек советы утырышы узды.

Утырышны Күзәтчелек советы рәисе, Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков үткәрде. Чарада ТР Премьер-министры урынбасары –ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов катнашты.

Көн тәртибенә Татарстан Республикасы Инвестиция-венчур фонды эшчәнлегенә кагылышлы дүрт мәсьәлә кертелгән иде. ТР Инвестиция-венчур фондының Күзәтчелек советы әгъзалары 2017 елга финанс планны карадылар. Әлеге темага доклад белән Татарстан Республикасы Инвестиция-венчур фонды директоры Айнур Айделдинов чыгыш ясады.

Моннан тыш, утырыш барышында ТР Инвестиция-венчур фондына кагылышлы портфель проектлары, төгәлрәк әйтсәк, "Актаныш агрегат заводы" ЯАҖ алга таба үсеше хакында фикер алыштылар. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International