ТР Хөкүмәте Йортында Лондон бизнес мәктәбе профессоры Ричард Джолли "Заманча шартларда лидерлык" темасына чыгыш ясады

2017 елның 30 гыйнвары, дүшәмбе

Бүген ТР Хөкүмәте Йортында Лондон бизнес мәктәбе (London Business School) профессоры Ричард Джолли "Заманча шартларда лидерлык" темасына чыгыш ясады.

Чарада ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Премьер-министры Илдар Халиков, ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрид Мөхәммәтшин, ТР Премьер-министры урынбасары - ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов, ТР Министрлар Кабинетының җаваплы хезмәткәрләре, башкарма хакимият органнары вәкилләре һәм башкалар катнашты.

Ричард Джолли заманча лидерлыкның үзенчәлекләрен билгеләп үтте, мисаллар китерде. Шулай итеп, элегрәк беренче урында кеше торган булса, киләчәктә исә система торачак дип, Фредерик Тейлорның "Фәнни идарә принциплары" китабыннан цитата китерде.

Тулаем лидерлык принциплары турында сөйләгәндә, лектор "лидерлык  иерархик түгел", дип билгеләп үтте. Мисал сыйфатында ул Махатма Гандиның: "Дөнья үзгәрүен теләсәң – үзең шул үзгәреш бул", дигән әйтемен китерде.

Тулырак Ричард Джолли коллективларда хезмәткәрләр һәм җитәкчеләр арасындагы мөнәсәбәтләр турында сөйләде. Әйтик, 2005 елда уздырылган сорашу нәтиҗәләре буенча үзләре эшләгән оешманың стратегиясен 95% хезмәткәр аңламавы ачыкланган. "Ә хәзер күз алдына китерегез, футбол матчында уйнаучыларның бары тик берсе генә уен кагыйдәләрен белә",-диде лектор.

Ричард Джолли мисалларда сыйфат турында, лидерлыкның буынга карап үзгәрүен сөйләде. Ул үзенең Кытайга сәяхәте һәм хәзерге яшь буынның теләкләре олы буынныкыннан аерылуын билгеләп үтте. Яшь буын эш тәкъдим итүчегә, шартларга карата таләпчәнрәк. Алар үсеш булуын тели, нәтиҗәдә нәрсә алачагы белән кызыксына.

Заманча лидерлык сәламәт амбициялар үстерүне күздә тота. Ричард Джолли язучы Марк Твен сүзләрен цитаталады: "Сезнең амбицияларыгызны кыскартырга омтылучылардан ерак торыгыз. Мондый гамәлгә бары тик вак шәхесләр генә сәләтле – бөек кешеләр исә, сезнең дә бөек була алуыгызга ышанырга мәҗбүр итә". 

Чыгышы ахырында профессор сорауларга җавап бирде.

ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Ричард Джоллига мисалларга бай һәм файдалы чыгышы өчен рәхмәтен белдерде.

Үз чиратында профессор тәҗрибә уртаклашу максаты белән килүен һәм лидер булырга теләүче тәвәккәл шәхесләргә соклануын билгеләде.

Ричард Джолли бүген Казан федераль университетында да булачак.

ТР Президенты Матбугат хезмәте материаллары буенча 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International