Гомумән алганда, премиягә Россиянең 11 оешмасы лаек булды.
Иң абруйлы сыйфат өлкәсендәге дәүләт бүләге Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 1996 елда 12 апрелендә расланган 423 номерлы карары нигезендә ел саен конкурс нигезендә продукция һәм хезмәтләрнең югары сыйфатлы, сыйфат менеджменты ысулларын нәтиҗәле гамәлгә ашырулары өчен бирелә.
Премия, Россия сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуров җитәкләгән РФ Хөкүмәтенең сыйфат өлкәсендәге премияләрен бирү советы тарафыннан, ел дәвамында номинантларны махсус масштаблы сайлап алу нәтиҗәләре буенча бирелә.
2016 ел нәтиҗәләре буенча Татарстанның ике предприятиесе РФ Хөкүмәтенең сыйфат өлкәсендәге премиясенә лаек булды.
Хезмәткәрләр саны меңнән артык булган "ТАНЕКО" АҖ (Түбән Кама) һәм штат саны 250 кешегә кадәр булган "ТаграС-РемСервис" ҖЧҖ (Әлмәт шәһәре) лауреат булдылар.
(Фото)
"ТАНЕКО" АҖ – Татарстан икътисады үсеше өчен стратегик әһәмияткә ия булган Россиянең нефть эшкәртү тармагы предприятиесе, "Татнефть" компанияләре төркеменә керә.
"ТаграС-РемСервис" ҖЧҖ – нефть һәм газ сәнәгате инфраструктурасын үстерү һәм төзекләндерү, геологик эзләнүләр буенча нефть хезмәтләре күрсәтүнең тулы комплексын тәкъдим итүче Россия компаниясе.
(Фото)
Россия Премьер-министры Дмитрий Медведев конкурс лауреатларын котлады һәм алга таба да сыйфат өлкәсендә конкурслар үсешенә ышанычын белдерде.
"Быел совет тарафыннан 11 лауреат сайлап алынды – төрле тармак оешмалары. Бу атом сәнәгате, суднолар төзү, металлургия, нефть эшкәртү, фармацевтика, мәгариф, туризм. Һәм, һәрвакыттагыча, без лауреатларны сайлаганда бөтен илебезне колачларга тырышабыз. Биредә иң киң география тәкъдим ителгән: Татарстан, Волгоград һәм Калининград өлкәләре, Красноярск крае, Мәскәү, Ленинград, Екатеринбург, Севастополь, Томск. Сез барыгыз да төрле сораулар белән шөгыльләнүгә карамастан, илебезнең төрле почмакларында урнашуга карамастан, сезнең барыгызны да бер омтылыш берләштерә -нәтиҗәгә омтылу, профессиональ дәрәҗәдә эшләү. Һәм, әлбәттә, югары репутация. Бизнеста, мөгаен, бу иң мөһиме", - дип билгеләп үтте Дмитрий Медведев.
Шунысын да өстәргә кирәк, Татарстан Россиянең сыйфат юнәлешле регионнарының топ унлыгында беренче урынны яулады. Рейтингта исәпләү өчен регионның җитештерү потенциалы турында статистик мәгълүматлар кулланылды, РФ Хөкүмәтенең сыйфат өлкәсендәге премиясен алу өчен тапшырылган гаризаларның саны һәм сыйфаты, сыйфат өлкәсендәге Премия лауреатлары һәм дипломантлары саны игътибарга алынды.
Татарстан Республикасыннан "Түбән Кама нефтехим" ААҖ һәм "БЕТАР" ҖЧҖ ике тапкыр сыйфат өлкәсендә Премия лауреатлары булдылар. Татарстаннан тыш, рейтингка Мәскәү һәм Мәскәү өлкәсе, Краснодар крае, Башкортстан Республикасы, Ярослав өлкәсе, Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсе, Свердловск, Ростов һәм Вологда өлкәсе һәм Красноярск крае керделәр.