Бүген 2017 елның 6 апрелендә Мәскәү Хөкүмәтенең административ биналар комплексында "XXI гасырда Россиянең ягулык-энергетика комплексы" XV Мәскәү халыкара энергетика форумы һәм күргәзмәсе ачылды. Аның эше 7 апрельгә кадәр дәвам итәчәк. Чарада Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы вәкилләре катнаша.
Россия Федерациясендә 2017 ел экология Елы булуын исәпкә алып Форумда төп игътибар Россиядә ягулык-энергетика комплексының тотрыклы үсешенә биреләчәк.
Форумның эшлекле программасы үз эченә түбәндәге чараларны алачак:
- «Россиядә ягулык-энергетика комплексының тотрыклы үсеше концепциясен гамәлгә ашыру» пленар утырышы;
- «Россиянең ягулык-энергетика комплексының тотрыклы үсеше» пленар дискуссиясе;
- «Заманча энергетика инфраструктурасын формалаштыру» темасына түгәрәк өстәл һәм башкалар.
Чараның программасы турында тулырак мәгълүматны һәм анда катнашу шартлары хакында Форумның рәсми сайтында: http://www.mief-tek.com
5 апрель көнне Казан милли тикшеренү технология университетының Б корпусы актлар залында IV Республика яшьләр инновацион проектлары конкурсының ябылу тантанасы булды.
Конкурсның концепциясе иң яхшы мәктәп укучыларын сайлап алудан һәм аларның интеллектуаль һәм иҗади потенциалын үстерүдән тора.
Катнашучылар өстәмә компетенцияләр үзләштерәләр, бизнес һәм фән дөньясы турында яңа мәгълүмат алалар, шулай ук, Татарстанның инновацион бизнес-структуралары һәм университетларыннан күп кенә экспертлар белән танышалар. Бу ТР мәктәп укучыларына проектлы белем бирү Ассоциациясе ярдәме белән мөмкин булды. Быел бу дәрәҗәле конкурста 53 проект катнашты. Укучылар үзләренең проектларын Югары Ослан, Чүпрәле, Яшел Үзән, Лаеш, Мөслим, Питрәч, Ютазы районнарыннан, шулай ук, Түбән Кама, Яр Чаллы һәм Казан шәһәрләреннән алып килделәр.
Конкурсның мөхтәрәм кунаклары "Химград" АҖ генераль директоры урынбасары Светлана Белякова, "Идея" Технопаркы ААҖ генераль директоры Сергей Юшко, IT-парк югары технологияләр өлкәсендәге Технопаркы бизнес-инкубатор җитәкчесе Сәйяр Сабиров, ТР мәгариф һәм фән министрлыгы вәкилләре һәм ТР сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының корпоратив идарә итү бүлеге башлыгы Андрей Федоров булдылар.
6-7 апрельдә Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы вәкилләре Сочи шәһәрендә узачак V Халыкара «Акыллы җитештерү системалары» Лин-Саммитында катнашачак. Саммит җитештерү системаларын трансформацияләү һәм 4.0 сәнәгать революциясе йогынтысында идарә системалары, әйберләр интернеты (IoT) мәсьәләләренә багышланган.
Бик шатланып Казанга килү мөмкинлеге беән файдаландым, дип белдерде Татарстан Республикасы Сәүдә - сәнәгать палатасында барган очрашуда Россия Федерациясендә Латвия Республикасының Гадәттән Тыш һәм Тулы Вәкаләтле Илчесе Астра Курме.
5 апрельдә "Корстон" КСКК Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Эшкуарлык советының IV киңәйтелгән утырышы узды.
Чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры вазыйфаларын башкаручы Алексей Песошин, Казан мэры Илсур Метшин, ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, ТР сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Алмаз Хөсәенов, дәүләт хакимияте органы вәкилләре, муниципаль берәмлек җитәкчеләре һәм 400гә якын эшкуар катнашты.
Үзенең сәламләү сүзендә Рөстәм Миңнеханов бизнес-секторның көн үзәгендәге проблемаларын хәл итү өчен әлеге мәйданчыкның әһәмиятле булуын билгеләде. Бүген 50 проект төркеменә 1000 эшкуар һәм 250ләп дәүләт хакимияте структурасы вәкилләре җәлеп ителгән. Ел саен 300гә якын утырыш уза.
Шулай ук ТР Президенты эшмәкәрләргә муниципалитетларның эшлекле рейтингын төзергә һәм республиканың шәһәр һәм районнарында бизнесны үстерү өчен тудырылган шартлар турында сөйләргә тәкъдим итте.
6 апрельдә Татарстан Республикасы делегациясе Саров шәһәренә эш визиты белән барачак.Чарада республиканың эре сәнәгать предприятиеләре җитәкчелеге, "Казан вертолет заводы", "КАМАЗ", "Татнефть", “А. М. Горький исеменәге Яшел үзән заводы", "С. П. Горбунов исемендәге Казан авиация заводы” - "Туполев" филиалы, "Сетевая компаниясе", "Татэнерго", Казан (Идел Буе) федераль университеты һәм А. Н. Туполев исемендәге Казан милли тикшеренү техник университеты вәкилләре катнашачак.
5-7 апрельдә Түбән Новгород ярминкәсендә Идел буе сәнәгать форумы һәм 16-нчы Халыкара "Машина төзелеше. Станоклар. Корал. Эретеп ябыштыру" махсуслаштырылган күргәзмәсе узачак. Быел ул беренче тапкыр Идел буе сәнәгать форумы белән бергә үтә.
Бүген Түбән Камада "Түбән Кама нефтехим" ҖАҖ акционерларының еллык гомуми җыелышы узды. Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.
Бүген ТР сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында ТР сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Алексей Сергеев җитәкчелегендә "СуперОкс" ЯАҖ Татарстанда югары температуралы аеруча үтемле ток чикләүче җайланмаларны гамәлгә кертү мәсьәләсе буенча киңәшмә узды.
"ЯЗ-2017" карьера көннәре Яшьләр форумы кысаларында агымдагы елның 20 апрелендә КНИТУ-КАИның 7 бинасында «ЯЗ 2017» вакансияләр ярминкәсе узачак.
Чара программасы үз эченә КНИТУ-КАИ музеена экскурсия; Татарстан Республикасы һәм Казан шәһәре югары уку йортларын тәмамлаучылар өчен предприятиеләрдә вакантлы эш урыннары ярминкәсен; оешма һәм фирмалар, предприятиеләр презентациясен; шәхси үсеш һәм һөнәри үзбилгеләү мәсьәләләре буенча консультация бирүне ала. Ярминкә түләүсез үткәрелә.
Чарада катнашырга Татарстан Республикасының сәнәгать предприятиеләре кадрлар хезмәте вәкилләре чакырыла.
Тулырак мәгълүматны (843) 236-56-61 телефоны аша ачыкларга мөмкин.