«ЯЗ 2017» вакансияләр ярминкәсе

2017 елның 3 апреле, дүшәмбе

"ЯЗ-2017" карьера көннәре Яшьләр форумы кысаларында  агымдагы елның 20 апрелендә КНИТУ-КАИның 7 бинасында «ЯЗ 2017» вакансияләр ярминкәсе узачак.

Чара программасы үз эченә  КНИТУ-КАИ музеена экскурсия; Татарстан Республикасы һәм Казан шәһәре югары уку йортларын тәмамлаучылар өчен предприятиеләрдә вакантлы эш урыннары ярминкәсен; оешма һәм фирмалар, предприятиеләр презентациясен; шәхси үсеш һәм һөнәри үзбилгеләү мәсьәләләре буенча консультация бирүне ала. Ярминкә түләүсез үткәрелә.

Чарада катнашырга Татарстан Республикасының  сәнәгать предприятиеләре кадрлар хезмәте вәкилләре чакырыла.

Тулырак мәгълүматны (843) 236-56-61 телефоны аша ачыкларга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International