Бүген Түбән Камада "Түбән Кама нефтехим" ҖАҖ акционерларының еллык гомуми җыелышы узды. Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.
Үзенең докладында "Түбән Кама нефтехим" ҖАҖ генераль директоры Азат Бикмурзин еллык җитештерүнең гомуми күләме 670 мең тонна каучук тәшкил иткән, шуларның 88 проценты экспортка киткәнен белдерде. Шулай ук, биредә 725 мең тонна пластик җитештерелгән. Продукция сатудан кергән табыш 153 млрд. сумнан артып киткән, чиста табыш – 25,1 млрд.сум тәшкил иткән.
2020 елга каучук җитештерү күләмен елына 1 млн тоннага кадәр арттыру планлаштырыла. Ул, шулай ук, мономерлар: изобутилен, формальдегид һәм изопрен җитештерү егәрлеген арттыру буенча планнарын гамәлгә ашыру турында сөйләде.
"1 апрельдә бутил каучукларын җитештерү егәрлеген елына 220 мең тоннага кадәр арттыру буенча проекты тәмамланды",–дип хәбәр итте предприятиенең генераль директоры.
"Түбән Кама нефтехим" ҖАҖ пластиклар җитештерү өлкәсендә алга таба үсеше планлаштырыла. Беренче чиратта сүз ассортимент маркаларын киңәйтү турында бара.
Предприятие җитештерә торган югары тыгызлыклы полиэтиленның яңа маркаларын эшләү һәм сыйфатын яхшырту буенча зур масштаблы эшләр башкарылган.
Җыелышта катнашучылар каршындагы чыгышында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов 2016 ел нәтиҗәләре буенча "Түбән Кама нефтехим" ҖАҖ эшчәнлегендәге казанышларын югары бәяләде.
Предприятие күләмнәрне саклап калу белән генә чикләнмәгән, киресенчә 25 арттырган. Моннан тыш, предприятиедә яңа продуктлар һәм яңа базарлар үзләштерелә. Импортны алыштыру программасы нигезендә линейлы полиэтилен импорты 20% кимегән. Бу күләмнәрне безнең республика продукциясе алды, дип ассызыкладв ТР Президенты.
Рөстәм Миңнеханов "Түбән Кама нефтехим" ҖАҖ җитәкчелеге игътибарын компанияны дөнья каучуклар базарына чыгарырга өндәде. Предприятиенең максаты-2020 елга кадәр каучук җитештерү күләмен елына 1 млн тоннага кадәр җиткерү.