Татарстанда югары технологияле аеруча үтемле ток чикләүче җайланмаларны гамәлгә кертү мәсьәләсе буенча киңәшмә

2017 елның 4 апреле, сишәмбе

Бүген ТР сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында ТР сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Алексей Сергеев җитәкчелегендә "СуперОкс" ЯАҖ Татарстанда югары температуралы аеруча үтемле ток чикләүче җайланмаларны гамәлгә кертү мәсьәләсе буенча киңәшмә узды.

Киңәшмәдә "СуперОкс" ЯАҖ, шулай ук, "Сетевая компания" ААҖ, "Татэнерго" АҖ, "ТАИФ" ААҖ, "ТГК-16" ААҖ, "УК "КЭР-Холдинг"  компаниясе вәкилләре һәм башкалар катнашты.

Киңәшмәдә катнашучылар республиканың төрле энергосистемасы нокталарында "СуперОкс" ЯАҖ җайланмаларының икътисадый максатчанлыгын исәпкә алып урнаштыру мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International