ЯҢАЛЫКЛАР


3
апрель, 2017 ел
дүшәмбе

31 мартта "КНИТУ"ның сәләтле балалар өчен химияне тирәнтен өйрәнү интернат-лицеенда «Ачык ишекләр көне» узды. 2017-2018 уку елына сайлап алуның беренче турында  Татарстан Республикасыннан (Казан, Яшел Үзән районы, Яр Чаллы һәм башка шәһәр һәм районнар) 100 дән артык укучы катнашты.

Абитуриентларга түбәндәге предметларны тапшыру шарт иде:

7 класслар - математика, рус теле, логика

8 класслар – математика, рус теле, физика

9 һәм 10 класслар – математика, рус теле, физика, химия

7 класска керүчеләр өчен имтихан вакыты 2 сәгать, 8 класслар өчен 2,5 сәгать, 9, 10 сыйныфлар өчен – 3 сәгать тәшкил итте.

Ата-аналар өчен җыелышлар залында лицейны  тәкъдир итү оештырылган иде. Белем бирү учреждениесе директоры Лилия Ибрашева лицейга сайлап алу шартлары турында мәгълүмат, лицей тормышы һәм перспективалары хакында сөйләде. Аннан соң, укыту эшләре буенча директор урынбасары Эльвира Шәймөхәммәтова уку планы үзенчәлекләре турында сөйләде, лицейның педагоглар составы белән таныштырды, белем бирү оешмасының һәм укучыларның казанышлары атап узды.

31 мартта «2016 ел инженеры“ XVII Бөтенроссия конкурсында җиңүче «А.М.Горький исемендәге Яшел Үзән заводы» АҖ хезмәткәрләрен бүләкләү тантансы булып узды.

Чарада ТР сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Илдар Мингалиев, Татарстан Республикасы сәнәгатьчеләре һәм предприятиеләре Ассоциациясе генераль директоры урынбасары Игорь Рассман, "Фиолент" заводы АҖ генераль директоры Александр Баталин, "Рособоронэкспорт" АҖ департаменты башлыгы урынбасары Виктор Комаров, Яшел Үзән муниципаль районы башлыгы урынбасары Фоат Шәмсиев, "Ак Барс" Холдинг компаниясе"АҖ башкарма директоры Илшат Шаһиәхмәтов, «А.М.Горький исемендәге Яшел Үзән заводы» АҖ генераль директоры Ренат Мистахов, предприятиенең хезмәт коллективы вәкилләре һәм башкалар катнашты. 


31
март, 2017 ел
җомга

Федераль Салым Хезмәте, Россия (федераль салым хезмәте, Россия) агызуны реестрын алып бару фискальных накопителей статьясы нигезендә, Федераль законның 3 нче 22.05.2003 № 54-ФЗ куллану ТУРЫНДА "контроль-кассовой техникасын гамәлгә ашырганда наличных акчалата исәп-хисап һәм (яки) исәп-хисап файдаланып, электрон акча түләү", киңәйтелгән реестры фискальных накопителей.

Бүген ТР Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов  рәислегендә сәнәгать продукциясенең  законсыз әйләнешенә каршы тору буенча Ведомствоара комиссия утырышы узды.

Очрашу барышында катнашучылар Татарстан Республикасы предприятиеләрендә сәнәгать товарлары үзенчәлеген, хәрәкәтен һәм урынын күзәтү системасын гамәлгә кертү мәсьәләләре, шулай ук, Татарстан Республикасы товар җитештерүчеләре өчен интеллектуаль милекне яклау һәм саклау сораулары хакында киңәшләштеләр. 

Бүген ТР Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков Төркиянең «Гемонт» компаниясе генераль директоры Мөхетдин Акташ белән очрашты. Очрашуда ТР Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов катнашты.

Кунакларны сәламләп, Илдар Халиков Татарстан Республикасы өчен Төркия стратегик партнер булып калуын билгеләп үтте. Узган елда тышкы сәүдә әйләнеше 200 млн. доллардан артып киткән.

Татарстан Республикасы Премьер-министры ассызыклаганча, «Гемонт» компаниясе Татарстанда үзен яхшы яктан күрсәткән. И.Халиков Акташ әфәндегә "ТАИФ-НК" АҖ белән файдалы хезмәттәшлеге һәм Түбән Кама шәһәрендә авыр калдыкларны тирән эшкәртү Комплексында күләмле, сыйфатлы итеп башкарылган төзелеш-монтаж эшләре өчен рәхмәтен җиткерде.  

Аннары очрашуда катнашучылар алга таба хезмәттәшлекне үстерү юнәлешләре хакында фикерләштеләр.  Аерым, Мөхетдин Акташ республика территориясендә табак прокат җитештерү буенча металлургия комплексын булдыру проектын тәкъдим итте. 


30
март, 2017 ел
пәнҗешәмбе

30 марттан 1 апрельгә кадәр Татарстан Республикасына Алтай крае делегациясе Алтай крае Хөкүмәте Рәисе урынбасары, икътисади үсеш министры Николай Чиняков җитәкчелегендә эшлекле визит белән килде. Делегация составына башкарма хакимият органнары һәм предприятие  вәкилләре керде.

Визитның максаты – Татарстанның инвестицияләр җәлеп итү, кластер сәясәте, эшмәкәрлекне үстерү, кадрлар сәясәте, урман хуҗалыгы, туризм өлкәсендә тәҗрибә туплау, шулай ук, предприятиеләр белән икеяклы элемтә урнаштыру.

30 мартта делегация ТР Премьер-министры урынбасары – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов белән очрашты. Очрашуда республика  предприятиеләре –  «Татнефть»,  «Түбән Кама нефтехим», «Татэнерго» АҖ, «Ак Барс Регион» ҖЧҖ, «Бәхетле» ҖЧҖ, «Оптовик» ҖЧҖ, Кама инновация-территориаль кластеры и ТР Машина төзелеше кластеры вәкилләре катнашты.

Очрашу барышында ТР Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов регионнар арасында булган потенциалны билгеләп үтте. Бу җәһәттән яклар алга таба  перспектив хезмәттәшлек итү юнәлешләрен җентекләп карадылар.

Бүген 30 мартта Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Алмаз Хөсәенов белән РФ сәнәгать үсеше Фонды директоры урынбасары Сергей Вологодский белән очрашты. Чарада министрлыкның тармак юнәлешләре бүлеге җитәкчеләре дә катнашты.

Чарада Сергей Вологодский Фонд эшчәнлеге һәм Татарстаннан финанс ярдәм алырга теләүчеләрдән килгән гаризаларны карау үзенчәлекләре турында сөйләде. Аның сүзләренә караганда, Фонд 4 программа кысаларында 50 до 500 млн.сум күләмендә ярдәм тәкъдим итә ала: үсеш проектлары, консорциум проектлары, лизинг проектлары һәм башка проектлар телгә алынды. Шуның белән бергә, "Үсеш проекты программасына" Фондның 90%  артыгы туры килә. Моннан тыш, финанслауның ташламалы ставкалары – елына 5%, заем алырга теләүче төп бурычын 3 елга кичектереп түли ала, ә бары тик процентлар түләү белән генә чикләнә.

Очрашу ахырында Алмаз Хөсәенов Сергей Вологодскийга Татарстан Республикасы Хөкүмәте исеменнән Татарстан сәнәгатенең инвестиция проектларын гамәлгә ашыруда намуслы хезмәте һәм актив эше өчен Рәхмәт хаты тапшырды.

2017 елның 30 апрелендә Ленин исемендәге Мәдәният Йортында "Казан вертолет заводы" предприятиесе “Заводның Яшьләр союзы” Иҗтимагый оешмасының 25 еллыгына багышланган тантаналы чара үтте. Тантаналы чарада Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Алмаз Хөсәенов, шулай ук, РФ сәнәгать үсеше Фонды директоры урынбасары Сергей Вологодский катнашты.

чествование  представителей молодёжи завода наградами Объединенной Авиационной Компании, Министерства промышленности и торговли Республики Татарстан и Министерства по делам молодёжи и спорту Республики Татарстан.

Тантаналы чара кысаларында заводның яшьләрен Берләшкән Авиация Компаниясе, Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, Татарстан Республикасы яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы бүләкләре белән хөрмәтләү булып узды.

Чара Казан вертолет заводының яшь хезмәткәрләре тырышлыгы белән оештырылган концерт программасы белән тәмамланды.

Бу көннәрдә Көньяк Африка Республикасы илчелеге делегациясе Молоко Лешабой җитәкчелегендә Татарстан Республикасында. Африка континеты кунаклары визит кысаларында ТР сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында булдылар.

 Көньяк-Африка республикасы кунакларына ТР сәнәгать потенциалын тәкъдир иттеләр. Аерым алганда, "Татнефть" һәм "ТАИФ", "КАМАЗ", "Форд Соллерс", "Казан вертолет заводы", "С. П. Горбунов - "Туполев исемендәге КАЗ", "А. М. Горький исемендәге Яшел Үзән заводы", "Алабуга АЗ", "КМПО", "Казанкомпрессормаш" һ. б. предприятиеләр турында җентекләп сөйләделәр. Моннан тыш, яклар ике яклы хезмәттәшлекнең торышы һәм перспективалары хакында фикер алыштылар.

Бу кунакларның беренче визиты түгел, 2017 елның 26 гыйнварыннан 2 февраленә кадәр Татарстанга Көньяк-Африка республикасы делегациясе килгән иде. Делегацияне Россия Федерациясендә Көньяк-Африка республикасы Илчелегенең Сәяси бүлеге киңәшчесе Тандо Даламба җитәкләде.

Визит барышында Татарстан республикасының югары уку йортлары җитәкчелеге, туризм буенча Татарстан Республикасы Дәүләт Комитеты җитәкчесе белән очрашулар булып узды. Кунаклар «IT - парк», Иннополис, Свияжск шәһәр-утраучыгы һәм Иске Болгар шәһәре белән таныштылар. 

Илләр арасында визасыз режим бүгенге көннән үз көченә керде, бу илләр арасында туризм һәм икътисади үсешкә ярдәм итәр дип фаразлана.

ТР сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында 30 мартта ТР сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы һәм Тюрингия Ирекле дәүләте җитәкчеләре очрашты.

Чара барышында кунакларга Татарстан Республикасының сәүдә-икътисади һәм сәнәгать потенциалы тәкъдим ителде. Аерым алганда, республиканың  нефть, газ, химия һәм машина төзелеше комплексларының әйдәп баручы предприятиеләре турында җентекләп сөйләделәр.

Шулай ук, яклар үзара файдалы хезмәттәшлекнең перспективалары һәм механизмнары турында фикер алыштылар.

Искә төшерик, 2012 елда Татарстанда Тюрингия Федераль җиренең икътисад, хезмәт һәм технологияләр министры Матиас Махниг визит белән булды.

2013 елның октябрендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Тюрингиядә һәм Төньяк Рейн-Вестфалия Федераль җирләрендә эшлекле визит белән булган иде. 2014-2015 елларда Татарстанга Тюрингиянең икътисади үсеш Агентлыгы җитәкчесе Андреас Край килде һәм Татарстан Президенты Р.Н.Минниханов белән очрашты.

2016 елның 2-3 июнендә Татарстан делегациясе ТР Президенты җитәкчелегендә Тюрингиядә булып кайтты һәм Тюрингия Премьер-министры  Бодо Рамелов белән очрашты.

2016 елның 6-9 декабрендә Тюрингия делегациясе Татарстанга килде, төп максаты Татарстан Республикасы машина  төзелеше  предприятиеләре Координация советының 6 нчы утырышында катнашу иде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International