2017 елның 23 маенда Түбән Камада Химиклар көнен билгеләү тантанасы узды.
Бәйрәмнең шәрәфле кунаклары ТР Премьер-министры Алексей Песошин, ТР Премьер-министры урынбасары – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, РФ сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының химия-технология һәм урман сәнәгате комплексы Департаменты директоры урынбасары Александр Орлов, ТР профсоюзлар Федерациясе рәисе Татьяна Водопьянова, Түбән Кама муниципаль районы Башлыгы Айдар Метшин булдылар. Чарада шулай ук, министрлык һәм ведомство вәкилләре дә катнаштылар.
“Нефтехимик” Боз сараенда билгеләп үтелгән Химиклар көнен бәйрәм итүдә 4 меңнән артык кеше – химия тармагы предприятиеләре җитәкчеләре һәм хезмәткәрләре, югары уку йортлары укытучылары һәм студентлары, мәктәп укучылары катнашты.
Чараны ТР сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, Түбән Кама мэриясе, “Түбән Кама нефтехим”, “ТАИФ” оешмалары, «Татнефть» компаниясе и Казан Милли –Тикшеренү Техник университеты оештырдылар.
Бәйрәм тантанасы алдыннан катнашучылар республиканың нефтехимия кластеры предприятиеләренең продукцияләре күргәзмәсен карадылар. Үзләренең экспозицияләрен «Түбән Кама нефтехим», «Татнефть» компаниясе төркеме, «ТАИФ», «Казаноргсинтез», «ТАСМА» һәм башкалар күргәзмәдә җәелдерделәр.
Зур сәхнәдә Татарстан химия предприятиеләренең хезмәт династиясе вәкилләрен, химия фәне үсешенә зур өлеш керткән галимнәрне, галим-җитештерүчеләрне, рационализаторларны тәбрикләделәр.
Бәйрәмнең рәсми өлешен ТР Премьер–министры Алексей Песошин тәмамлады. Ул Татарстан Президенты исеменнән республика нефть химиячеләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады. Премьер-министр ассызыклап үткәнчә, нәкъ менә нефть химиясе тармагы республика икътисады үсешенең локомативы булып тора. Алга таба Татарстанның нефть химиясе предприятиеләре алдынгыларына дәүләт бүләкләрен тапшыру тантанасы булды.
Бәйрәм Россия йолдызлары "Иванушки International" төркеме чыгышы белән тәмамланды.
«1С:Ел проекты» халыкара конкурсы нәтиҗәләре нигезендә «Татнефть» ширкәтенең ике проекты «1С:Предприятие 8» платформасында корпоратив автоматлаштыру буенча җиңүгә иреште.
Конкурс «1С:Предприятие 8» системасы чишелешләрен гамәлгә кертү проектларын автоматлаштыруда һәм алга таба куллануда зур уңышларга ирешкән кулланучыларны һәм партнерларны табу максатыннан оештырыла. Барлыгы 100 гариза кабул ителде, шулар арасындагы 79 проектка конкурста катнашуга рөхсәт бирелде.
Проектлар һөнәри жюри тарафыннан бәяләнде. Жюри составына эре предприятиеләрнең җитәкчеләре, профильле киңәшчеләр, журналистлар, «1С» фирмасы белгечләре керде.
«КАМАЗ» гавәми акционерлык җәмгыяте үстерү бүлегенең миллион сумлык икътисади нәтиҗәгә ия булган проектын эшләгән инженер-конструкторларына эшләрен дәвам итүне йөкләделәр.
«КАМАЗ» гавәми акционерлык җәмгыятенең үстерү буенча директоры Ирек Гомәров уздырган инвестиция комитеты утырышында төркемнең эш нәтиҗәләре тәкъдим ителде. Шулай итеп, «Евро-4» экостандарт автомбильләре өчен алты сервис китабы эчтәлегенең бер китапка берләшүе нәтиҗәсендә типографиядә бастыру өчен кирәк булачак миллион сум акча сакланып калды. Нәтиҗәдә, Ирек Гомәров төркемгә гамәлдәге проектның дәвамы булачак яңа проект эшли башларга йөкләмә бирде.
Проект барышында кәгазьдәге документлардан баш тартып тулысынча электрон сервислы китапларга күчү планлаштырыла. Бу фикерне «КАМАЗ»ның финанс директоры Андрей Максимов хуплады. Мондый форматтагы сервислы китапны чыгара башлаган очракта бастыру өчен киткән чыгымнар турында онытырга мөмкин. Проектны «Евро-5» һәм аннан да югары экокласслы йөрткече булган автомобильләрдә тормышка ашыру планлаштырыла. Проектны гамәлгә кертү өчен команда төзелде, аңа яңа белгечләр дә керде.
Казан вертолет заводында металлны кисеп эшкәртүче мөһәндис-технологлар (инженер-технологлар) арасындагы тармакара һөнәри осталык конкурсы тәмамланды. Ярышларда катнашу өчен ике төркемдә Россиянең иң яхшы авиация оешмалары җыелды: 30 яшькә кадәр һәм 30 яшьтән соң.
30 яшькә кадәр булган төркемдә «Казан вертолет заводы» гавәми акционерлык җәмгыятенең мөһәндис-технологы Шипигин Сергей Вячесловович җиңүче дип билгеләнде. Икенче урынны «КумАПП» акционерлык җәмгыяте вәкиле Семавина Мария Николаевна яулады. Шулай ук, «Концерн радиоэлектронные технологии» (КРЭТ) акционерлык җәмгыяте, «Технодинамика» акционерлык җәмгыяте һәм «Концерн ВКО «Алмаз – Антей» акционерлык җәмгыяте вәкилләре бүләкле урыннарга лаек булдылар.
Конкурс Россиянең 17 регионындагы авиатөзелеш комплексының иң эре предприятиеләреннән 42 катнашучыны җыйды. Эшче һәм мөһәндис һөнәрләренең дәрәҗәсен арттыру, киләчәктәге мәсьәләләргә туры килүче персоналның эшкә яраклылыгын үстерүгә һәм даими үсешенә ярдәм итү ярышның максаты булып тора. Конкурс мөһәндис-технологларның гамәли һәм теория белемнәрен бәяләргә мөмкинлек бирә.
Оештыручылар фикеренчә, мондый конкурсларда катнашу яшьләргә сайланган һөнәрнең әһәмиятлелеген аңларга ярдәм итә һәм аларның осталыкларын арттыра.
Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Haierның Россиядәге вәкиллеге башлыгы Людмила Романова белән очрашты. Бу чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов катнашты.
Очрашу барышында суыту җиһазларын җитештерүче Haier заводының Яр Чаллы шәһәрендәге «Мастер» (КИП «Мастер») Кама индустриаль паркы җирлегендәге эшчәнлегенең гамәлдәге мәсьәләләре турында фикер алыштылар, һәм шулай ук, уртак проектларның киләчәктәге адымнарын карап тикшерделәр.
Татарстан Республикасының җыелма төркеме «Яшь һөнәрчеләр» (WorldSkills Russia-2017) V милли чемпионатының гомуми төркем сынауларында икенче урын яулады. Әлеге чемпионат Краснодар шәһәрендә 15 майдан 19 майга кадәр булып узды.
Гомуми төркем сынауларында Мәскәү шәһәренең җыелма төркеме җиңде, өченче урынга Краснодар крае җыелма төркеме лаек булды.
Исегезгә төшерәбез, студентлар һәм укучылар һөнәри осталык ярышларының 109 төп һәм дүрт күрсәтү мәйданында катнаштылар.
Регионара чемпионатның һәм сайлап алу ярышларының нәтиҗәләре буенча Татарстан исеменнән WorldSkills Russia хәрәкәтенең 60 мәйданында 16 яшьтән 22 яшькә кадәр (кайбер һөнәрләр буенча 25 яшькә кадәр) 81 бәйгече ярышты. Шулай ук, регионнардан 57 белгеч катнашты.
Татарстан төркемнәре 16 өлкәдә беренче урыннарны яуладылар: «Мәгълүмати кабель челтәрләре»,«Эшмәкәрлек», «Йөк транспортына хезмәт күрсәтү», «Табиби һәм социаль ярдәм күрсәтү», «Сәнәгый робот техникасы», «Флористика», «Зәркән эше», «Лаборатор табиби анализ», «Түбән сыйныфлар укытучысы», «Тавыш режиссурасы», «Кирпечтән дивар салу», «Балта остасы хезмәте», «Мәктәпкәчә белем бирү», «Автогрейдер белән идарә итү», «Физик культура һәм спорт», «Җитештерүдә команда белән эшләү».
Шулай ук республика төркемнәре «Автобуяу», «Хәрәкәтчән робот техникасы», «Кунакханә белән идарә итү», «Табаклы металл эшкәртү», «Композит технологиясе», «Видеоҗитештерү», «Суыткыч техникасы һәм һава сафландыру системасы», «Лазер технологияләре» өлкәләрендә икенче урынга лаек булдылар.
Татарстаннан барган катнашучылар түбәндәге өлкәләрдә өченче урынны яуладылар: «Визуаль мерчендайзинг», «Туризм», «Фотография», «Ландшафт дизайны», «Таш эшкәртү эше», «Бульдозер белән идарә итү», «Каркаслы йорт төзү».
Казанда «Россия – Ислам дөньясы: KazanSummit 2017» IX Халыкара икътисади саммит уза. Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов һәм башка рәсми затлар катнаша.
Рөстәм Миңнеханов сәламләү сүзендә «KazanSummit»ның 9 нчы тапкыр узуы турында әйтеп узды. Бер мәйданчыкта сәясәтчеләр һәм эшмәкәрләр, җәмәгать эшлеклеләре һәм дин әһелләре, төрле илләрдән галимнәр һәм яшьләр, Россия Федерациясе һәм аның регионнары белән мөселман дәүләтләре арасындагы икътисади хезмәттәшлекне киңәйтү турында кызыксынган барлык затлар җыелды.
Татарстан Президенты Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинга, Россиянең Чит ил эшләре министрлыгына, РФ Дәүләт Думасына форумны уздырырга ярдәм иткәннәре өчен рәхмәт белдерде. «Ислам инвеcтицияләре һәм партнерлык финанслары саммитның гадәти үзәк темасы булып тора. Бүгенге форумның көн тәртибендә шулай ук социаль эшмәкәрлек, экология, хәйрия эшчәнлеге, туризм, ислам мәгарифе һәм башка мәсьәләләр кебек бик әһәмиятле эш юнәлешләре бар», - дип хәбәр итте Татарстан Республикасы Президенты. Ул форум программасының үз эченә төрле-төрле чараларны алганлыгы турында билгеләп узды. Болар: фикер алышулар, семинарлар, воркшоплар, фәнни-гамәли конференцияләр, түгәрәк өстәлләр, эш советлары утырышлары, ике яклы очрашулар. KazanSummit кысаларында Казанның яшь эшмәкәрләре форумы һәм Ислам хезмәттәшлеге оешмасы илләренең яшь дипломатлары сессиясе уздырыла. Россиядә беренче тапкыр иң зур һәм Идел буе федераль округында бердәнбер «RUSSIA HALAL EXPO» хәләл индустрия күргәзмәсе оештырылды. 20 майда 922 елда Идел буе Болгар дәүләтендә исламны дәүләт дине буларак кабул итү хөрмәтенә борыңгы Болгар шәһәрендә гадәттәгечә «Изге Болгар Жыены» бәйрәме узачак.
Бүген «Россия – Ислам дөньясы: KazanSummit 2017» IX Халыкара икътисади саммиты мәйданчыкларында Сбербанкның эшлекле иртәнге ашы узды. Чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов катнашты.
Әнгәмәнең темасы Россиядәге партнерлык финанслауны үстерү мәсьәләләренә багышланды.
Татарстан Республикасы Президенты җыелган кунаклар алдында чыгыш ясаганда Россиядә ислам банкингын гамәлгә кертү өчен кадрлар әзерләүгә һәм гамәлдәге законнар өстендә эшләүгә аеруча игътибар бирү кирәклеге турында әйтеп узды. Рөстәм Миңнеханов бу өлкәдәге мәсьәләләр «Россия – Ислам дөньясы» стратегик күрү төркеме эшчәнлеге кысаларында хәл ителә дип өстәде. «Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин 2014 елда миңа әлеге төркемне җитәкләүне йөкләде. Без Мәскәүдә, Казанда нәтиҗәле очрашулар оештырдык, берничә көн элек Грозный шәһәрендә утырыш булып узды», - диде Рөстәм Миңнеханов.
Россия Банкы рәисе урынбасары Алексей Симановский үз чиратында Россиядә ислам банкингын гамәлдәге кануннар нигезендә үстерергә тәкъдим итте.
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәрләре нигезендә.
Бүген «Россия – Ислам дөньясы: KazanSummit 2017» IX Халыкара икътисади саммиты кысаларында «RUSSIA HALAL EXPO» хәләл индустриясенең беренче күргәзмәсе узды. Күргәзмә «Корстон» кунакханә сәүдә-күңел ачу комплексы территориясендә оештырылды.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов күргәзмәдә тәкъдим ителгән хәләл товарлар белән танышты. Республика Башлыгы белән бергә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов та булды.
Күргәзмә белән танышу алдыннан Татарстан Республикасы Мөселманнарның Диния Нәзарәте рәисе Камиль Сәмигуллин Татарстан Республикасы Президентына республикадагы хәләл базарының үсеше, тиешле товарлар җитештерүче оешмаларның эшчәнлеге һәм тәкъдим ителәчәк продукция төрлелеген һәм хезмәт күрсәтүне арттыру буенча киләчәктәге планнар турында кыскача мәгълүмат бирде.
Күргәзмәдә Россиянең Татарстан, Мәскәү, Удмуртия, Самара өлкәсе, Чиләбе өлкәсе, Ямало-Ненец автономияле округы кебек һәм башка төрле почмакларыннан – 50 гә якын җитештерү оешмалары катнашты. Шулай ук чит ил делегатлары да бар, аерым алганда, Төркия компанияләре.
Азык-төлек продуктларыннан тыш, күргәзмәдә кием, төрле бизәнү әйберләре, хәләл косметика, балалар уенчыклары да тәкъдим ителгән. Аерым стендлар туризм һәм медицина темаларына багышланган.
Татарстан Республикасы Президенты матбугат хезмәте белешмәләре буенча.
Россия Федерациясе Мәгълүмат һәм массакүләм коммуникацияләр министрлыгы хәбәр итүенчә футбол җанатарларын тәңгәлләштерү системасы һәм моның бер өлеше булган җанатарлар паспорты «Рубин» — ЦСКА матчында уңышлы рәвештә сыналды. Матч тест сыйфатында билгеләнде һәм 2017 елның 17 маенда Казанда узды.
Барлык тамашачылар да җанатарлар паспортын алдылар. Системаны сынауда сәнәгатьнең 27 оешмасының 2500 хезмәткәре катнашты: «КМПО» акционерлык җәмгыяте, «Элекон» заводы, «КОМЗ» акционерлык җәмгыяте, «Казаньоргсинтез» гавәми акционерлык җәмгыяте, «Татэнерго» акционерлык җәмгыяте, «Татэнергосбыт» акционерлык җәмгыяте, «Казанский вертолетный завод» гавәми акционерлык җәмгыяте, «Казанский Гипронииавиапром» акционерлык җәмгыяте, «Сетевая компания» ачык акционерлык җәмгыяте, «Казанькомпрессормаш» ачык акционерлык җәмгыяте, «Татспиртпром» акционерлык җәмгыяте, «ГАЗПРОМ ТРАНСГАЗ КАЗАНЬ» чикләнгән җаваплылыктагы җәмгыяте, «Татхимфармпрепараты» акционерлык җәмгыяте, «Зеленодольский завод им.А.М.ГОРЬКОГО» акционерлык җәмгыяте, «Радиоприбор» акционерлык җәмгыяте, «КВАРТ» ябык акционерлык җәмгыяте, «Электроприбор» Казан заводы», «Завод им.Серго» акционерлык җәмгыяте, һәм шулай ук министрлыкның хезмәткәрләре һәм башкалар. Алга таба бу паспортларны җанатарлар 2017 елда FIFA конфедерациясе Кубогында куллана алачаклар. Матч билетлары белән бергә паспортлар тамашачыларга стадионга уңайлы рәвештә һәм тиз керүне тәэмин итәчәкләр.
Матчка билет алганнан соң һәр тамашачы карта алачак. Моның өчен http://www.fan-id.ru/ сайтында анкета тутырырга кирәк яки җанатарларны теркәү һәм паспорт бирү үзәгендә теркәлергә кирәк.
Алга таба мондый үзәктә FAN ID алу мөмкинлеге дә булачак.
Чит ил тамашачыларына һәм гражданлыклары булмаган затларга FAN ID РФ территорисенә визасыз керү мөмкинлеген бирәчәк.
Тулырак мәгълүмат белән http://minsvyaz.ru/ru/events/36899/ сайтында танышырга мөмкин.