Бүген «Россия – Ислам дөньясы: KazanSummit 2017» IX Халыкара икътисади саммиты мәйданчыкларында Сбербанкның эшлекле иртәнге ашы узды. Чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов катнашты.
Әнгәмәнең темасы Россиядәге партнерлык финанслауны үстерү мәсьәләләренә багышланды.
Татарстан Республикасы Президенты җыелган кунаклар алдында чыгыш ясаганда Россиядә ислам банкингын гамәлгә кертү өчен кадрлар әзерләүгә һәм гамәлдәге законнар өстендә эшләүгә аеруча игътибар бирү кирәклеге турында әйтеп узды. Рөстәм Миңнеханов бу өлкәдәге мәсьәләләр «Россия – Ислам дөньясы» стратегик күрү төркеме эшчәнлеге кысаларында хәл ителә дип өстәде. «Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин 2014 елда миңа әлеге төркемне җитәкләүне йөкләде. Без Мәскәүдә, Казанда нәтиҗәле очрашулар оештырдык, берничә көн элек Грозный шәһәрендә утырыш булып узды», - диде Рөстәм Миңнеханов.
Россия Банкы рәисе урынбасары Алексей Симановский үз чиратында Россиядә ислам банкингын гамәлдәге кануннар нигезендә үстерергә тәкъдим итте.
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәрләре нигезендә.