Татарстан Республикасының җыелма төркеме «Яшь һөнәрчеләр» (WorldSkills Russia-2017) V милли чемпионатының гомуми төркем сынауларында икенче урын яулады. Әлеге чемпионат Краснодар шәһәрендә 15 майдан 19 майга кадәр булып узды.
Гомуми төркем сынауларында Мәскәү шәһәренең җыелма төркеме җиңде, өченче урынга Краснодар крае җыелма төркеме лаек булды.
Исегезгә төшерәбез, студентлар һәм укучылар һөнәри осталык ярышларының 109 төп һәм дүрт күрсәтү мәйданында катнаштылар.
Регионара чемпионатның һәм сайлап алу ярышларының нәтиҗәләре буенча Татарстан исеменнән WorldSkills Russia хәрәкәтенең 60 мәйданында 16 яшьтән 22 яшькә кадәр (кайбер һөнәрләр буенча 25 яшькә кадәр) 81 бәйгече ярышты. Шулай ук, регионнардан 57 белгеч катнашты.
Татарстан төркемнәре 16 өлкәдә беренче урыннарны яуладылар: «Мәгълүмати кабель челтәрләре»,«Эшмәкәрлек», «Йөк транспортына хезмәт күрсәтү», «Табиби һәм социаль ярдәм күрсәтү», «Сәнәгый робот техникасы», «Флористика», «Зәркән эше», «Лаборатор табиби анализ», «Түбән сыйныфлар укытучысы», «Тавыш режиссурасы», «Кирпечтән дивар салу», «Балта остасы хезмәте», «Мәктәпкәчә белем бирү», «Автогрейдер белән идарә итү», «Физик культура һәм спорт», «Җитештерүдә команда белән эшләү».
Шулай ук республика төркемнәре «Автобуяу», «Хәрәкәтчән робот техникасы», «Кунакханә белән идарә итү», «Табаклы металл эшкәртү», «Композит технологиясе», «Видеоҗитештерү», «Суыткыч техникасы һәм һава сафландыру системасы», «Лазер технологияләре» өлкәләрендә икенче урынга лаек булдылар.
Татарстаннан барган катнашучылар түбәндәге өлкәләрдә өченче урынны яуладылар: «Визуаль мерчендайзинг», «Туризм», «Фотография», «Ландшафт дизайны», «Таш эшкәртү эше», «Бульдозер белән идарә итү», «Каркаслы йорт төзү».