2017 елның 23 маенда Түбән Камада Химиклар көнен билгеләү тантанасы узды.
Бәйрәмнең шәрәфле кунаклары ТР Премьер-министры Алексей Песошин, ТР Премьер-министры урынбасары – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, РФ сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының химия-технология һәм урман сәнәгате комплексы Департаменты директоры урынбасары Александр Орлов, ТР профсоюзлар Федерациясе рәисе Татьяна Водопьянова, Түбән Кама муниципаль районы Башлыгы Айдар Метшин булдылар. Чарада шулай ук, министрлык һәм ведомство вәкилләре дә катнаштылар.
“Нефтехимик” Боз сараенда билгеләп үтелгән Химиклар көнен бәйрәм итүдә 4 меңнән артык кеше – химия тармагы предприятиеләре җитәкчеләре һәм хезмәткәрләре, югары уку йортлары укытучылары һәм студентлары, мәктәп укучылары катнашты.
Чараны ТР сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, Түбән Кама мэриясе, “Түбән Кама нефтехим”, “ТАИФ” оешмалары, «Татнефть» компаниясе и Казан Милли –Тикшеренү Техник университеты оештырдылар.
Бәйрәм тантанасы алдыннан катнашучылар республиканың нефтехимия кластеры предприятиеләренең продукцияләре күргәзмәсен карадылар. Үзләренең экспозицияләрен «Түбән Кама нефтехим», «Татнефть» компаниясе төркеме, «ТАИФ», «Казаноргсинтез», «ТАСМА» һәм башкалар күргәзмәдә җәелдерделәр.
Зур сәхнәдә Татарстан химия предприятиеләренең хезмәт династиясе вәкилләрен, химия фәне үсешенә зур өлеш керткән галимнәрне, галим-җитештерүчеләрне, рационализаторларны тәбрикләделәр.
Бәйрәмнең рәсми өлешен ТР Премьер–министры Алексей Песошин тәмамлады. Ул Татарстан Президенты исеменнән республика нефть химиячеләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады. Премьер-министр ассызыклап үткәнчә, нәкъ менә нефть химиясе тармагы республика икътисады үсешенең локомативы булып тора. Алга таба Татарстанның нефть химиясе предприятиеләре алдынгыларына дәүләт бүләкләрен тапшыру тантанасы булды.
Бәйрәм Россия йолдызлары "Иванушки International" төркеме чыгышы белән тәмамланды.