«КАМАЗ» гавәми акционерлык җәмгыяте үстерү бүлегенең миллион сумлык икътисади нәтиҗәгә ия булган проектын эшләгән инженер-конструкторларына эшләрен дәвам итүне йөкләделәр.
«КАМАЗ» гавәми акционерлык җәмгыятенең үстерү буенча директоры Ирек Гомәров уздырган инвестиция комитеты утырышында төркемнең эш нәтиҗәләре тәкъдим ителде. Шулай итеп, «Евро-4» экостандарт автомбильләре өчен алты сервис китабы эчтәлегенең бер китапка берләшүе нәтиҗәсендә типографиядә бастыру өчен кирәк булачак миллион сум акча сакланып калды. Нәтиҗәдә, Ирек Гомәров төркемгә гамәлдәге проектның дәвамы булачак яңа проект эшли башларга йөкләмә бирде.
Проект барышында кәгазьдәге документлардан баш тартып тулысынча электрон сервислы китапларга күчү планлаштырыла. Бу фикерне «КАМАЗ»ның финанс директоры Андрей Максимов хуплады. Мондый форматтагы сервислы китапны чыгара башлаган очракта бастыру өчен киткән чыгымнар турында онытырга мөмкин. Проектны «Евро-5» һәм аннан да югары экокласслы йөрткече булган автомобильләрдә тормышка ашыру планлаштырыла. Проектны гамәлгә кертү өчен команда төзелде, аңа яңа белгечләр дә керде.