Казан вертолет заводы хезмәткәрләре Профавиа конкурсында алтын һәм көмеш яуладылар

2017 елның 22 мае, дүшәмбе

Казан вертолет заводында металлны кисеп эшкәртүче мөһәндис-технологлар (инженер-технологлар) арасындагы тармакара һөнәри осталык конкурсы тәмамланды. Ярышларда катнашу өчен ике төркемдә Россиянең иң яхшы авиация оешмалары җыелды: 30 яшькә кадәр һәм 30 яшьтән соң.

30 яшькә кадәр булган төркемдә «Казан вертолет заводы» гавәми акционерлык җәмгыятенең мөһәндис-технологы Шипигин Сергей Вячесловович җиңүче дип билгеләнде. Икенче урынны «КумАПП» акционерлык җәмгыяте вәкиле Семавина Мария Николаевна яулады. Шулай ук, «Концерн радиоэлектронные технологии» (КРЭТ) акционерлык җәмгыяте, «Технодинамика» акционерлык җәмгыяте һәм «Концерн ВКО «Алмаз – Антей» акционерлык җәмгыяте вәкилләре бүләкле урыннарга лаек булдылар.

Конкурс Россиянең 17 регионындагы авиатөзелеш комплексының иң эре предприятиеләреннән 42 катнашучыны җыйды. Эшче һәм мөһәндис һөнәрләренең дәрәҗәсен арттыру, киләчәктәге мәсьәләләргә туры килүче персоналның эшкә яраклылыгын үстерүгә һәм даими үсешенә ярдәм итү ярышның максаты булып тора. Конкурс мөһәндис-технологларның гамәли һәм теория белемнәрен бәяләргә мөмкинлек бирә.

Оештыручылар фикеренчә, мондый конкурсларда катнашу яшьләргә сайланган һөнәрнең әһәмиятлелеген аңларга ярдәм итә һәм аларның осталыкларын арттыра.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International