Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Haierның Россиядәге вәкиллеге башлыгы Людмила Романова белән очрашты. Бу чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов катнашты.
Очрашу барышында суыту җиһазларын җитештерүче Haier заводының Яр Чаллы шәһәрендәге «Мастер» (КИП «Мастер») Кама индустриаль паркы җирлегендәге эшчәнлегенең гамәлдәге мәсьәләләре турында фикер алыштылар, һәм шулай ук, уртак проектларның киләчәктәге адымнарын карап тикшерделәр.