«1С:Ел проекты» халыкара конкурсы нәтиҗәләре нигезендә «Татнефть» ширкәтенең ике проекты «1С:Предприятие 8» платформасында корпоратив автоматлаштыру буенча җиңүгә иреште.
Конкурс «1С:Предприятие 8» системасы чишелешләрен гамәлгә кертү проектларын автоматлаштыруда һәм алга таба куллануда зур уңышларга ирешкән кулланучыларны һәм партнерларны табу максатыннан оештырыла. Барлыгы 100 гариза кабул ителде, шулар арасындагы 79 проектка конкурста катнашуга рөхсәт бирелде.
Проектлар һөнәри жюри тарафыннан бәяләнде. Жюри составына эре предприятиеләрнең җитәкчеләре, профильле киңәшчеләр, журналистлар, «1С» фирмасы белгечләре керде.