Казанда «Россия – Ислам дөньясы: KazanSummit 2017» IX Халыкара икътисади саммит уза

2017 елның 19 мае, җомга

Казанда «Россия – Ислам дөньясы: KazanSummit 2017» IX Халыкара икътисади саммит уза. Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов һәм башка рәсми затлар катнаша.

Рөстәм Миңнеханов сәламләү сүзендә  «KazanSummit»ның 9 нчы тапкыр узуы турында әйтеп узды. Бер мәйданчыкта сәясәтчеләр һәм эшмәкәрләр, җәмәгать эшлеклеләре һәм дин әһелләре, төрле илләрдән галимнәр  һәм яшьләр, Россия Федерациясе һәм аның регионнары белән мөселман дәүләтләре арасындагы икътисади хезмәттәшлекне киңәйтү турында кызыксынган барлык затлар җыелды.

Татарстан Президенты Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинга, Россиянең Чит ил эшләре министрлыгына, РФ Дәүләт Думасына форумны уздырырга ярдәм иткәннәре өчен рәхмәт белдерде. «Ислам инвеcтицияләре һәм партнерлык финанслары саммитның гадәти үзәк темасы булып тора. Бүгенге форумның көн тәртибендә шулай ук социаль эшмәкәрлек, экология, хәйрия эшчәнлеге, туризм, ислам мәгарифе һәм башка мәсьәләләр кебек бик әһәмиятле эш юнәлешләре бар», - дип хәбәр итте Татарстан Республикасы Президенты. Ул форум программасының үз эченә төрле-төрле чараларны алганлыгы турында билгеләп узды. Болар: фикер алышулар, семинарлар, воркшоплар, фәнни-гамәли конференцияләр, түгәрәк өстәлләр, эш советлары утырышлары, ике яклы очрашулар. KazanSummit кысаларында Казанның яшь эшмәкәрләре форумы һәм Ислам хезмәттәшлеге оешмасы илләренең яшь дипломатлары сессиясе уздырыла.  Россиядә беренче тапкыр иң зур һәм Идел буе федераль округында бердәнбер «RUSSIA HALAL EXPO» хәләл индустрия күргәзмәсе оештырылды. 20 майда 922 елда Идел буе Болгар дәүләтендә исламны дәүләт дине буларак кабул итү хөрмәтенә борыңгы Болгар шәһәрендә гадәттәгечә «Изге Болгар Жыены» бәйрәме узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International