«RUSSIA HALAL EXPO» хәләл индустриясе күргәзмәсе

2017 елның 19 мае, җомга

Бүген «Россия – Ислам дөньясы: KazanSummit 2017» IX Халыкара икътисади саммиты кысаларында  «RUSSIA HALAL EXPO» хәләл индустриясенең беренче күргәзмәсе узды. Күргәзмә «Корстон» кунакханә сәүдә-күңел ачу комплексы территориясендә оештырылды.

         Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов күргәзмәдә тәкъдим ителгән хәләл товарлар белән танышты. Республика Башлыгы белән бергә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов та булды.

         Күргәзмә белән танышу алдыннан Татарстан Республикасы Мөселманнарның Диния Нәзарәте рәисе Камиль Сәмигуллин Татарстан Республикасы Президентына республикадагы хәләл базарының үсеше, тиешле товарлар җитештерүче оешмаларның эшчәнлеге һәм тәкъдим ителәчәк продукция төрлелеген һәм хезмәт күрсәтүне арттыру буенча киләчәктәге планнар турында кыскача мәгълүмат бирде.

         Күргәзмәдә Россиянең Татарстан, Мәскәү, Удмуртия, Самара өлкәсе, Чиләбе өлкәсе, Ямало-Ненец автономияле округы кебек һәм башка  төрле почмакларыннан – 50 гә якын җитештерү оешмалары катнашты. Шулай ук чит ил делегатлары да бар, аерым алганда, Төркия компанияләре.

         Азык-төлек продуктларыннан тыш, күргәзмәдә кием, төрле бизәнү әйберләре, хәләл косметика, балалар уенчыклары да тәкъдим ителгән. Аерым стендлар туризм һәм медицина темаларына багышланган.

Татарстан Республикасы Президенты матбугат хезмәте белешмәләре буенча.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International