Футбол җанатарларын тәңгәлләштерү системасы Казанда «Рубин» — ЦСКА матчында сыналды

2017 елның 19 мае, җомга

Россия Федерациясе Мәгълүмат һәм массакүләм коммуникацияләр министрлыгы хәбәр итүенчә футбол җанатарларын тәңгәлләштерү системасы һәм моның бер өлеше булган җанатарлар паспорты «Рубин» — ЦСКА матчында уңышлы рәвештә сыналды. Матч тест сыйфатында билгеләнде һәм 2017 елның 17 маенда Казанда узды.

         Барлык тамашачылар да җанатарлар паспортын алдылар. Системаны сынауда сәнәгатьнең 27 оешмасының 2500 хезмәткәре катнашты: «КМПО» акционерлык җәмгыяте, «Элекон» заводы,  «КОМЗ» акционерлык җәмгыяте, «Казаньоргсинтез» гавәми акционерлык җәмгыяте, «Татэнерго» акционерлык җәмгыяте, «Татэнергосбыт» акционерлык җәмгыяте, «Казанский вертолетный завод» гавәми акционерлык җәмгыяте, «Казанский Гипронииавиапром» акционерлык җәмгыяте, «Сетевая компания» ачык акционерлык җәмгыяте, «Казанькомпрессормаш» ачык акционерлык җәмгыяте, «Татспиртпром» акционерлык җәмгыяте, «ГАЗПРОМ ТРАНСГАЗ КАЗАНЬ» чикләнгән җаваплылыктагы җәмгыяте,  «Татхимфармпрепараты» акционерлык җәмгыяте, «Зеленодольский завод им.А.М.ГОРЬКОГО» акционерлык җәмгыяте, «Радиоприбор» акционерлык җәмгыяте, «КВАРТ» ябык акционерлык җәмгыяте, «Электроприбор» Казан заводы», «Завод им.Серго» акционерлык җәмгыяте, һәм шулай ук министрлыкның хезмәткәрләре һәм башкалар. Алга таба бу паспортларны җанатарлар 2017 елда FIFA конфедерациясе Кубогында куллана алачаклар. Матч билетлары белән бергә паспортлар тамашачыларга стадионга уңайлы рәвештә һәм тиз керүне тәэмин итәчәкләр.

            Матчка билет алганнан соң һәр тамашачы карта алачак. Моның өчен http://www.fan-id.ru/   сайтында анкета тутырырга кирәк яки җанатарларны теркәү һәм паспорт бирү үзәгендә теркәлергә кирәк.

Алга таба мондый үзәктә FAN ID алу мөмкинлеге дә булачак.

            Чит ил тамашачыларына һәм гражданлыклары булмаган затларга FAN ID РФ территорисенә визасыз керү мөмкинлеген бирәчәк.

         Тулырак мәгълүмат белән http://minsvyaz.ru/ru/events/36899/  сайтында танышырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International