"Татнефть" компаниясе нефть эшкәртүче "ТАНЕКО" АҖ заводының пландагы капиталь ремонтын тәмамлады. Ремонт эшләре технологик җайланмаларда 15 апрельдән 14 майга кадәр үтте. 15 майдан алып барлык "ТАНЕКО" производстволарында проектлы технология режимына чыгару өчен эшләтеп җибәрү һәм җайлау эшләре башкарыла.
Бу мәсьәләне тәмамлау ремонт эшләргә "Татнефть" АҖ һәм "ТАНЕКО" АҖ подряд оешмалары җитәкчелеге һәм хезмәткәрләренең җентекле әзерлеге һәм дә профессиональ эшләве аркасында ирешү мөмкин булды.
Ремонт чорында чараларның тулы комплексы башкарылды: "ТАНЕКО" АҖ нефть продуктлары агучы тимер юл эстакадасын техник яктан яңадан коралландыру башкарылды, гомумән алганда, капиталь ремонтта подряд оешмалардан 1539 хезмәткәр катнашты. Эш тәүлек буена оештырылды. Аерым игътибар сәнәгать, янгын һәм экология куркынычсызлыгына бирелде.
Предприятиенең планында ремонт аралыгын биш ел саен уздыруны калдыру.
Җитештерү тулысынча туктап торуга карамастан барлык "Татнефть" АЗСлары "ТАНЕКО" АҖ тарафыннан җитештерелгән сыйфатлы дизель ягулыгы, аэропорт – авиакеросин белән тәэмин ителде.
"КАМАЗ" ҖАҖ "ГАЗПРОМ" бүлекчәләренә тапшыру өчен сыекландырылган табигый газ белән йөрүче автомобильләрнең беренче партиясен заводта сынау эшләрен тәмамлый.
Бәяләрне чагыштырганда кысылган табигый газ белән йөрүче йөк машиналары алдында яңа партия автомобильләре көндәшлегенең төп өстенлеге -күләм һәм баклар санында. Беренчеләренең ул берәү генә булып һәм 700 километрга җитсә, кысылган газ белән йөрүчеләрнең шул ук чакрымнарда 13 баллон тутыру зарури. Бу машинаны сизелерлек авырайта һәм өстәмә озынча рама куюны таләп итә, чөнки кузов белән бергә баллоннарны да сыйдыруны таләп итә.
Тәҗрибә эксплуатациягә КАМАЗ-65117-37 һәм КАМАЗ-65116-37 җибәреләчәк. Бу ике йөк машинасы Россиядә беренчеләрдән сертификация үтте.
18 май көнне "А.М.Горький исемендәге Яшел Үзән заводы" каршында оештырылган "Дельфин" Яхт - клубында кече навигациянең җәйге сезонын ачу тантанасы узды.
Югары дәрәҗәле кунакларны чакырып сезонны тантаналы ачу яхт - клубның күркәм традициясенә әверелде. Яшь диңгезчеләрне ТР Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, "АК Барс" АҖ Холдинг компаниясе гомуми мәсьәләләр буенча генераль директоры урынбасары Елена Алешина, Яшел Үзән муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Александр Старостин, "А.М.Горький исемендәге Яшел Үзән заводы" АҖ генераль директоры Ренат Мистахов, заводның профсоюз оешмасы рәисе Михаил Подгорнов һ. б. сәламләделәр.
Катнашучыларны сәламләп, Ренат Мистахов балалар һәм укытучыларны кече навигациянең җәйге сезоны ачылышы белән котлады һәм шәһәрдә җилкән спортына кызыксыну барлыгын, елдан-ел тәрбияләнүчеләр саны арта гына баруын ассызыклады. Балалар бик теләп шөгыльләнә һәм завод яхт-клубка рәхштләнеп ярдәм итә, диде ул.
Җилкән спорты республикада гына түгел, ә гомумән илдә дә популярлык казана. Берничә ел элек Яшел Үзән заводы яхт - клуб оештыру тәкъдиме белән чыккан иде һәм Татарстан Хөкүмәте моны рәхәтләнеп раслады, шуннан бирле без бу яхт - клубның казанышларына сөенәбез, җилкән спортының ни кадәр файдалы һәм кирәкле булуын Яшел Үзән заводы үзе үк раслый диде, министр Альберт Кәримов.
Тантана яхт-клуб үсешенә зур өлеш керткән хезмәткәрләрне бүләкләү, республика һәм регион ярышларында призлы урыннар яулаган спортчыларны билгеләү белән тәмамланды. Балаларга һәм коллективка дипломнар, рәхмәт хатлары, спорт товарлары алу өчен сертификатлар, шулай ук, истәлекле бүләкләр тапшырылды.
Бүген 17 майда ТР Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов озатуында Mangold Consulting GmbH консультация фирмасы җитәкчеләре Клаус Мангольд һәм Кристоф Мангольд "КАМАЗ" ҖАҖ эшлекле визит белән булдылар.
Делегация әгъзалары двигательләр заводында һәм "КАММИНЗ КАМА", "ЦФ КАМА", "КНОРР-БРЕМЗЕ КАМА" уртак предприятиеләрендә һәм К5 буыны йөк машиналары өченкабина каркаслары җитештерәчәк яңа завод төзелеше мәйданчыгында булдылар.
Эшлекле программа пунктларының берсе автомобиль заводының баш җыю конвейерын һәм кабиналар җыю конвейерын күрү булды. Шуннан соң, Фәнни-техник үзәк каршысындагы мәйданда яңа модель рәтеннән автомобильләр тәкъдир ителде: КАМАЗ-5490, КАМАЗ-65201, КАМАЗ-65801 һәм башка автомобильләр күрсәтелде. Шулай ук, делегация "КАМАЗ-Автоспорт" үзәгендә булды, анда алар танылган «КАМАЗ-мастер» ярышта катнашучы команда йөк автомобильләре җитештерүе белән танышты.
Mangold Consulting GmbH фирмасы җитәкчеләренең визит программасы "КАМАЗ"да хезмәттәшлек перспективалары турында сөйләшүләр белән тәмамланды, эшлекле очрашуда ТР Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов һәм “КАМАЗ” ҖАҖ генераль директоры Сергей Когогин катнашты.
Клаус Мангольд алман инвесторларының регионда бизнес үстерүгә кызыксынуын билгеләп Татарстан, “КАМАЗ” һәм Германия арасында киләчәктә дә эшлекле мөнәсәбәтләрнең ныгуына ышаныч белдерде.
Ford Sollers компаниянең төп стратегик партнеры булган «Джошкуноз Алабуга» предприятиесенә Q1 тәэмин итүче статусын бирде. Бу тәэмин итүченең Ford компаниясеннән алырга мөмкин булган статусларының иң югарысы. Яңа статус тәэмин итүчегә штамповкаланган җиһазларны Fordның Россиядәге заводларына гына түгел, ә җитештерүченең бөтен дөнья буенча урнашкан предприятиеләренә экспорт ясый ала.
Ford компаниясе тарафыннан Q1 тәэмин итүче статусы «Джошкуноз Алабуга» предприятиесенә Ford компаниясенең автокомпанентлар китертүчеләргә карата куелган глобаль стандартларга һәм таләпләргә туры килүе һәм продукциянең сыйфатлы булуы өчен бирелде.
Ford Sollers һәм «Джошкуноз Алабуга» арасындагы хезмәттәшлек Россиянең Ford автомобильләре җитештерүендә локализациянең төп этапларыннан берсе булып тора.
2016 елның декабрендә «Джошкуноз» компаниясе белән берлектә “Алабуга” яңа сервис металл үзәге төзелеше башланды. Җитештерүне 2018 елның икенче кварталында эшләп җибәрү планлаштырылган.
«Джошкуноз Алабуга» – «Алабуга» МИЗ территориясендә штамповкаланган җиһазлар белән тәэмин итүче беренче чит ил предприятиесе. 2014 елның августында ачылган бу завод бүген Ford Explorer, Kuga, Transit, Fiesta и EcoSport автомобильләре өчен йөздән артык штамповкаланган җиһазлар җитештерә.
Алабугада Ford Sollers заводында Ford автомобильләрен җитештерү 2012 елда башланды.
26 майда Д.Медведев рәислегендә БДБ хөкүмәте башлыклары Советы утырышы узачак.
Көн тәртибендә – Бердәмлек кысаларында күпьяклы хезмәттәшлек үсеше мәсьәләләре, халыкара килешүләр имзалау һәм башкалар.
Шул ук көнне Д.Медведев Евразия хөкүмәтара совет утырышында да катнашачкак.
Очрашу барышында Россия, Белоруссия, Әрмәнстан, Казахстан һәм Кыргызстанны берләштергән Евразия икътисади берлеге кысаларында интеграцияле хезмәттәшлек сораулары каралачак.
Уртак чаралар планы расланачак һәм агросәнәгать комплексы өлкәсендә, сәнәгать товарларына карата үзенчәлекле субсидияләр алу тәртибе, уртак фәнни-тикшеренү, тәҗрибә-конструкторлык эшләрен оештыру сораулары да сүзгә алыначак.
Росстандарт Россия сыйфат системасы белән берлектә сыйфат өлкәсендә Хөкүмәт Премиясен алу өчен Россия оешмаларының документларын бәяләү эшен тәмамлады. Исемлеккә Татарстан Республикасы оешмалары да керде.
Актив рәвештә Мәскәү, Мәскәү өлкәсе, Санкт-Петербург, Белгород, Владимир, Свердловск, Төмән, Ростов, Чиләбе, Түбән Новгород өлкәләре, Татарстан Республикасы һәм Краснодар крае оешмалары катнашты.
Конкурста Татарстан Республикасыннан 9 предприятие катнаша.
Якын арада (2017 елның 29 маеннан 14 июленә кадәр) документлар бәяләвен узган оешмаларның көндезге аудиты узачак.
Көндезге аудит нәтиҗәләре буенча Россия сыйфат системасы тарафыннан номинантлар һәм лауреатлар буенча тәкъдимнәр әзер булачак. Сыйфат өлкәсендә РФ Хөкүмәте премияләрен бирү буенча Совет карары кабул ителәчәк, аны РФ сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуров җитәкли.
Тулырак: http://roskachestvo.gov.ru/award/
Бу көннәрдә Мәскәүдә "Экспоцентр" күргәзмә комплексы территориясендә «Металлэшкәртү 2017»- металл эшкәртү сәнәгате өчен җиһазлар, приборлар һәм инструментлар» 18-нче Халыкара махсуслаштырылган күргәзмәсе уза. Чарада Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы вәкилләре дә катнаша.
"Металл эшкәртү" – Россиядә тармакны үстерүнең дөнья тенденцияләрен тәкъдим итүче станоклар төзелеше өлкәсендә иң эре күргәзмә проекты. Быел 40 мең кв. м күргәзмә мәйданында дөньяның 33 иленнән 1000гә якын экспонат күргәзмәдә урын алды. Монда интеллектуаль станок системасы, яңа буын югары технологияле металл эшкәртү җиһазлары, комплектлаучы җиһазлар һәм инструментларның киң номенклатурасы күрсәтелә.
Россиянең әйдәп баручы станок төзелеше предприятиеләре шулай ук, ватан җитештерүчеләренең мөмкинлекләре һәм казанышлары, импортны алыштыра алырлык товарлары күрсәтелә, шулай ук, Россиянең фәнни-техник һәм җитештерү потенциалын характерлый торган яңа технологияләр, перспективалы эшләнмәләр һәм инвестиция проектлары тәкъдим ителә.
Искәртеп узабыз, чара 2017 елның 19 маена кадәр дәвам итәчәк.
Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Австрия-Россия дуслыгы җәмгыяте делегациясе белән очрашты. Чарада ТР Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов катнашты.
Очрашу барышында ТР Президенты Татарстанның австрия партнерлары белән булган хәзерге мөнәсәбәтләр дәрәҗәсен бәя бирелүен һәм сәүдә-икътисадый, гуманитар хезмәттәшлек итүне киңәйтүгә зур игътибар ителүен билгеләп үтте. Рөстәм Миңнеханов кыскача республиканың сәнәгать һәм инвестицион потенциалы турында сөйләде, 2016 ел йомгаклары буенча регионның икътисадый эшчәнлеге нәтиҗәләренә тукталды.
Ул хәбәр иткәнчә, бүгенге көндә Татарстан австрия эшлекле даирәләре белән актив рәвештә хезмәттәшлек итә. Республикада «Винербергер» кирпеч җитештерү заводы эшли, «Сваровски» компаниясе белән уртак проектлар гамәлгә ашырыла, «Red Bull» дөньяга танылган Россия һәм Татарстан спорт командасы «КАМАЗ-Мастер»ның күпьеллык партнеры булып тора, берничә австрия банк структурасы эшләп килә, башка предприятиеләр белән дә үзара уңышлы хезмәттәшлек дәвам итә.
Алга таба австрия бизнес-җәмәгатьчелеге вәкилләре үзләренең компанияләрен тәкъдир иттеләр һәм Татарстан белән агросәнәгать комплексы, электрон түләү системалары, атлы спорт, туризм өлкәсендә хезмәттәшлекне үстерүнең төрле вариантларын тәкъдим иттеләр.
Краснодарда "Яшь профессионаллар" (WorldSkills Russia) V Милли чемпионаты финалы старт ала. Ачылыш тантанасы "Экспоград-Көньяк" күргәзмә-конгресс комплексында узачак.
Быел, 19 майда тәмамланачак чемпионат финалы 113 компетенция буенча 1200 конкурсант арасыннан иң яхшы яшь профессионалларны билгеләячәк. Җиңүчеләр һәм приз алучылар "WorldSkills Russia" киңәйтелгән милли җыелма командасы составына керәчәк, соңыннан россия катнашучылары һөнәри осталык буенча "WorldSkills Abu-Dhabi 2017 һәм" WorldSkills russia Kazan 2019 дөнья чемпионатлары, шулай ук, 2018 елда Будапештта узачак EuroSkills европа беренчелегенә сайлап алыначак.
Чемпионат финалының эшлекле программасы кысаларында 16 майда пленар утырыш узачак. Анда катнашучылар, мәгариф өлкәсендә сәясәтчеләр һәм эре экспертлар кадрларны яңадан әзерләү системасының нәтиҗәлелеге турында фикер алышачаклар. “Яшь профессионаллар" Милли чемпионаты финалы (WorldSkills Russia) - Россиядә WorldSkills стандартлары буенча иң масштаблы һөнәри осталык ярышы, анда 16 яшьтән алып 22 яшькә кадәр техникумнар һәм көллиятләр студентлары, шулай ук, 10-17 яшьлек мәктәп укучылары катнаша.