Казанда «ЭНЕРГОПРОМ» Казан халыкара энергетика форумы ачылды

2025 елның 2 апреле, чәршәмбе

Ул Казан Экспо территориясендә 2 апрельдән 4 апрельгә кадәр уза. Эшлекле программа 28 чараны үз эченә ала. Төп көннәр – 2 һәм 3 апрель, 4 апрель – яшьләр көне.

Форумда Россиянең эре энергетика компанияләре җитәкчеләре, Россиянең 17 төбәгеннән, федераль әһәмияттәге 2 шәһәрдән һәм чит илләрдән вәкилләр катнаша.

Тантаналы ачылышта Россия энергетика министры Сергей Цивилев, Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, РФ сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Михаил Иванов, РФ төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Константин Михайлик, Таҗикстанның энергетика һәм су ресурслары министры Джумъа Далер Шофакир, Үзбәкстан энергетика министрының беренче урынбасары Бахтиёр Маматкаримов, Казахстан энергетика министры урынбасары Сөнгать Еимханов  катнашты.

«ЭНЕРГОПРОМ» – конструктив диалог, алдынгы тәҗрибә уртаклашу, энергияне сак тоту һәм энергия ресурсларының нәтиҗәлелеге өлкәсендә перспектив технологияләрне һәм проектларны күрсәтү өчен 20 елдан артык тарихы булган абруйлы профессиональ мәйданчык.

Өстәп әйтик, быел форум Россия Энергетика министрлыгы һәм Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы ярдәмендә уза. Форумның генераль партнеры – Новикомбанк, Ростех дәүләт корпорациясенең терәк банкы.

Форум кысаларында Сергей Цивилев һәм Михаил Иванов Татарстанның энергетика тармагы ветераннарын РФ Энергетика министрлыгы һәм Сәнәгать министрлыгының мактау грамоталары белән бүләкләделәр.

Ягулык-энергетика комплексын үстерүгә керткән зур шәхси өлеш, күпьеллык намуслы хезмәт һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан РФ Энергетика министрлыгының мактау грамотасы белән бүләкләнделәр:

- Сергей Кириллович Выборнов, Бөек Ватан сугышында катнашучы («Татэнерго» АҖ филиалы –  «Казанның 1 нче җылылык электр үзәге»);

- Ольга Николаевна Журавлюк, концлагерь тоткыны («Татэнерго» АҖ филиалы –«Чаллы җылылык челтәрләре»);

- Федор Иванович Казайкин, тыл хезмәтчәне («Челтәр компаниясе» АҖ филиалы – «Идел буе электр челтәрләре»);

- Анастасия Семеновна Ложкина, тыл хезмәтчәне («Татэнерго» АҖ филиалы – «Казанның 2 нче җылылык электр үзәге»);

- Руслан Раил улы Ярмөхәммәтов, «Татэнерго» АҖ филиалы – «Балкыш шифаханә - профилакторие» хуҗалык бүлеге башлыгы, МХОда катнашучы.

Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгын бәйрәм итү алдыннан, сәнәгать үсешенә зур өлеш кертүен һәм күпьеллык намуслы хезмәтен билгеләп, РФ сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының мактау грамотасы белән түбәндәгеләр бүләкләнде:

- Вера Георгиевна Бакаева, концлагерь тоткыны («Казанькомпрессормаш» АҖ);

- Рөстәм Нурулла улы Кәлимуллин, тыл хезмәтчәне («Казанькомпрессормаш» АҖ);

- Николай Степанович Аникин, тыл хезмәтчәне (С.П.Горбунов исемендәге Казан авиация заводы);

- Фәүзия Галимулла кызы Мөхәммәтшина, Ленинград блокадачысы («Казан вертолет заводы» АҖ).

Шулай ук форумда «Яңа энергетика технологияләре һәм технологик лидерлык: тенденцияләр һәм чакырулар» пленар утырышы узды. Эштә Рөстәм Миңнеханов, Сергей Цивилев, Михаил Иванов, Премьер-министр урынбасары – Татарстан сәнәгать һәм сәүдә министры  Олег Коробченко һәм башкалар катнашты.

Рөстәм Миңнеханов хәбәр иткәнчә, «ЭНЕРГОПРОМ» Казан халыкара энергетика форумы гомумфедераль булачак.

– Сезне шатландыра алам һәм үзем дә сезнең белән бергә шатлана алам – безнең бу форум гомумфедераль әһәмияткә ия булачак, уртак оештыру комитеты булачак, Россия энергетика министры аны җитәкләячәк, ә без ярдәм итәчәкбез, дип килештек. Һәм, әлбәттә, минемчә, мондый мәйданчык бүгенге көндә Россия өчен бик кирәкле, – диде ТР Рәисе.

Үз чиратында, РФ Энергетика министрлыгы башлыгы ассызыклаганча, бүген Россиянең яңа энергетика системасын формалаштыру һәм үстерү буенча яңа чакыру тора.

– Без программаны, 2042 елга кадәр электр энергетикасын үстерүнең генераль схемасын эшләдек. Планның тере булуы аңлашыла, ул төзәтеләчәк. Ел саен без үзебезнең чынбарлыкны исәпкә алып төзәтмәләр кертәбез. Әлеге документ белән без предприятиеләргә дә үз куәтләрен реконструкцияләү, производстволарны модернизацияләү, кешеләрне җыю һәм өйрәтү белән шөгыльләнү өчен төгәл план бирәбез. Бу масштаблы эш өчен белгечләр әзерләү мөһим, – диде Сергей Цивилев.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, республикада 2021 елдан электр энергиясен эшләп чыгару үсеше 30% артып киткән: «Республика энергетикасы – җылылык һәм электр энергиясен җитештерүче 3 эре компания, бүленгән генерацияле 13 компания, 11 территориаль челтәр оешмасы һәм 29 сату компаниясе. 2021 елдан электр энергиясен эшләп чыгару үсеше 30% артып китте һәм 31,3 млрд кВт·сәг җитте, бу республиканың энергия системасының ышанычлылыгы һәм аның энергетик иминлеген ныгыту күрсәткече булып тора. Узган елда электр энергиясен куллану күләме 35 млрд кВт·сәг тәшкил итте».

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International